“ВЭБ. РФ” дәүләт үсеш корпорациясе һәм “Сколково” бизнес-мәктәбе Русия шәһәрләренең идарә итү командаларын укытуын башлады. 21 июльдә Русиянең 100 эре шәһәренең идарә кадрларын әзерләү программасы старт алды.
Барлыгы 500ләп идарә итүче уку үтәчәк. Төп максат – шәһәр менеджменты өлкәсендә белем бирү. Катнашучылар составында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев.
– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз командасы алдында шәһәрләрне яңа сыйфатлы югары дәрәҗәгә чыгару максаты куя – бу гомумдәүләт проектлары тормышка ашарга, шәһәр инфраструктурасы үсешкән булырга, ә шәһәрләр үзгәрергә, чүп реформасы һәм башкалар бер урында тормаска тиеш дигән сүз. “Сколково”да уку – күзаллауны киңәйтү, башка мөмкинлекләрне дә киңрәк масштабта күрергә өйрәнү, – ди Борис Беляев.
Программа нәтиҗәсендә шәһәр икътисадын һәм уңайлы мохитне үстерү булырга тиеш. Укыту программасы 14 модульдән тора, алар 5 тематик блока берләштерелгән, читтән торып һәм онлайн-форматларда үтәчәк.
“Сколково” президенты Андрей Шаронов яңа мәгариф программасының соңгы 15 елда иң масштаблы булуын атады, аның нәтиҗәләре 60 миллион русияленең – 100 шәһәр халкының тормышында чагылыш табарга мөмкин.