+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 июль 2020, 08:40

Сибайда яңа һәйкәл булачак

Сибайда Горняклар проспектының үзәк аллеясендә ремонт бара. Курантлар корпусы буялган. Асфальт алынып, брусчатка җәелә, яктырткычлар куела.

Сибайда Горняклар проспектының үзәк аллеясендә ремонт бара. Курантлар корпусы буялган. Асфальт алынып, брусчатка җәелә, яктырткычлар куела.
Сибайга нигез салучыларга һәйкәл шәһәр юбилеена бүләк булачак. Бронзадан эшләнгән скульптур композиция төзүче хатын-кыз һәм тау эшчесе ир-егет сыныннан гыйбарәт булачак.
Һәйкәлнең биеклеге 2,3-2,5 метр тәшкил итәчәк. Импровизацияләнгән шахта күтәргече кебек стела 5,5-6 метр булырга тиеш.
Яңа һәйкәлне булдыру өстендә Мәскәү скульпторы Вадим Кириллов көч сала. Ул сибайлыларга Башкортстан полкларына – 1812 елгы Ватан сугышында катнашучыларга монумент авторы буларак та билгеле.
Фото: sworker.rbsmi.ru
Читайте нас