+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 июль 2020, 11:25

Башкортстанда ялларда гаилә белән кая барырга?

Республикабызда туристларны җәлеп итә торган урыннар бихисап. Быел күпләр үзләре өчен туган як табигатенең хозурлыгын ача. Яхшы ял итү өчен мотлак чит илләргә, диңгезгә, чит төбәкләрдәге ял базаларына һәм популяр курортларга бару кирәкми. Шуны исәпкә алып сезнең өчен республиканың иң хозур һәм истәлекле урыннары буенча юл күрсәткече төзедек! Күңелле сәяхәтләр телибез!

Республикабызда туристларны җәлеп итә торган урыннар бихисап. Быел күпләр үзләре өчен туган як табигатенең хозурлыгын ача. Яхшы ял итү өчен мотлак чит илләргә, диңгезгә, чит төбәкләрдәге ял базаларына һәм популяр курортларга бару кирәкми. Шуны исәпкә алып сезнең өчен республиканың иң хозур һәм истәлекле урыннары буенча юл күрсәткече төзедек! Күңелле сәяхәтләр телибез!

1. Павловка сусаклагычы

150 чакрым озынлыктагы сусаклагыч, аның ярларында палатка куярга мөмкин.
Уфадан ераклыгы: 140 километр
GPS координатлары: 55.5279, 56.6494.
Караидел, Нуриман, Благовещен районнарында урнашкан.

2. Успение Изге-Георгий монастыре (“Святые Кустики”)

Павловка сусаклагычына юлда күркәм ирләр монастыре. Биредә XX гасыр башындагы архитектура белән танышырга мөмкин, ә кибеттә монастырь икмәген иганә итеп алырга була.
Уфадан ераклыгы: 110 километр
GPS координатлары: 55.4092, 56.3580.
Благовещен районында урнашкан.

3. Бөре шәһәре

Тарихилыкны саклаган борынгы сәүдәгәрләр шәһәре. Биредә мотлак урындагы туган якны өйрәнү музеена, үзәк мәйданда урнашкан чиркәүгә һәм хатын-кызлар монастырена барырга киңәш итәбез.
Уфадан ераклыгы: 100 километр
GPS координатлары: 55.4175, 55.5307.
Бөре районында урнашкан.

4. Красный Ключ чыганагы

Русиядә — иң куәтле һәм зурлыгы буенча дөньяда икенче су чыганагы! Су чыгымы буенча аны Франциядәге Фонтен-де-Воклюз чыганагы гына узып китә. Чишмәдә суның температурасы ел әйләнәсенә +5 градус.
Уфадан ераклыгы: 120 километр
GPS координатлары: 55.3788, 56.6811.
Нуриман районында урнашкан.

5. “Янган-Тау” геопаркы

Русиядә һәм БДБда ЮНЕСКО Бөтендөнья челтәренә кергән беренче парк. Биредә Мәчетле кисешен — соңгы йөзләрчә миллион елларда җирнең ничек формалашуы күренгән ачык кыяны, Салават Юлаев яшеренгән Идрис мәгарәсен, түбәсендәге ярыкларыннан һәрвакыт кайнар пар агымнары бәреп торган Янгантау тавын күрергә мөмкин.
Уфадан ераклыгы: 195 километр
GPS координатлары: 55.3010, 58.1400.
Салават районында урнашкан.

6. Зәңгәр күл

Кечкенә генә (400 квадрат метр тирәсе), формасы буенча тәлинкәгә охшаган күл, аның суы эссе көнне дә салкын килеш саклана.
Уфадан ераклыгы: 45 километр
GPS координатлары: 54.3557, 55.8740.
Кырмыскалы районында урнашкан.

7. Кандракүл

Ел әйләнәсенә эшләүче табигать паркы, аның үзәге — Башкорт­станның иң зур күлләреннән берсе. Балыкка бай.
Уфадан ераклыгы: 140 километр
GPS координатлары: 54.4979, 54.0638.
Туймазы районында урнашкан.

8. Аслыкүл

Тагын бер матур күл. Кайчагында аны “Башкортстан диңгезе” дип тә атыйлар, чөнки суы аз гына тозлырак.
Уфадан ераклыгы: 170 километр
GPS координатлары: 54.3143, 54.5768.
Дәүләкән районында урнашкан.

9. Аскын боз мәгарәсе

Реликт мәгарәсе — 104 метр озынлыктагы бозлык, анда мәңгелек туңлык тора. Эчендә 10 метр биеклеккә җитүче гаять зур боз сталагмитлары бар.
Уфадан ераклыгы: 150 километр
GPS координатлары: 54.2356, 56.9006.
Архангель районында урнашкан.

10. Инҗәр тешле тәгәрмәчләре тезмәсе

Берничә чакрым озынлыктагы тау тезмәсе, фантастик фильм кадрларына яки катып калган аҗдаһага охшаган.
Уфадан ераклыгы: 300 километр
GPS координатлары: 54.2500, 58.3594.
Белорет районында урнашкан.

11. Олы Ирәмәл тавы

Республикада иң биек икенче тау —1582 метр. Аның түбә­сендә һәрвакыт диярлек кар ята. Учалы һәм Белорет районнары ягыннан барырга мөмкин.
Уфадан ераклыгы: 240 километр
GPS координатлары: 54.5333, 58.8388.
Белорет районында урнашкан.

12. Авышкүл күле ярындагы Авыштау тавы

Тау битендә Авыштау изге чыганагы урнашкан, аның суын алырга тирә-як төбәкләрдән дә киләләр. Галимнәр суның шифалы сыйфатларын раслаган.
Уфадан ераклыгы: 360-470 километр (кайсы юлдан баруга бәйле, озын юл тынычрак).
GPS координатлары: 54.7265, 59.6879.
Учалы районында урнашкан.

13. Ворожеич күле (Карагайкүл)

Башкортстанның иң матур күлләренең берсе. Үзенең сихри атамасын биредәге мистик мохит өчен алган. Риваять буенча, анда шушы урыннан ерак түгел урнашкан чиркәүнең алтын кыңгырауларын батырганнар һәм төннәрен күлдә аларның чыңын ишетергә мөмкин.
Уфадан ераклыгы: 410 километр
GPS координатлары: 54.6758, 59.6084.
Учалы районында урнашкан.

14. Малиновая тавы

Белорет районының йөзек кашы. Тауга хәтта балалар белән дә менәргә мөмкин. Малиновая биек­легеннән Белорет шәһәренә, Көньяк Уралның иң биек тавы — Ямантауга, Зур Шеломга һәм Ирәмәл тавына искиткеч манзара ачыла.
Уфадан ераклыгы: 257 километр
GPS координатлары: 54.0225, 58.2902.
Белорет районында урнашкан.

15. Ахун менгирләре

Бронза гасырның “Башкортстан Стоунхенджы” дип тә аталган музей-тыюлыгы. Галимнәр әлегә кадәр моның ни икәнен фаразлый: борынгы культ комплексымы яки йолдызларны күзәтү өчен обсерваторияме.
Уфадан ераклыгы: 430 километр
GPS координатлары: 54.1923, 59.5731.
Учалы районында урнашкан.

16. Красноусол

Изге Ана Табын иконасының пәйда булган урыны һәм шифалы чыганаклары белән билгеле курорт.
Уфадан ераклыгы: 130 километр
GPS координатлары: 53.927375, 56.525288.
Гафури районында урнашкан.

17. Торатау шиханы

230 миллион елдан артык торган борынгы коралл су асты кыясы. Аларның һәрберсенең битләве шактый текә, әмма югарыга күтәрелүе авыр түгел.
Уфадан ераклыгы: 140 километр
GPS координатлары: 53.555045, 56.098705
Ишембай районында урнашкан.

18. Шүлгән-Таш

Уралда Палеолит чорындагы борынгы кеше рәсемнәре белән дан тоткан иң билгеле мәгарә. Мәгарәгә юлда сез, шулай ук, бал музеен, мәгарә кешесе һәм мамонтның яшәгән урынын күрәчәксез!
Уфадан ераклыгы: 380 километр
GPS координатлары: 53.0780, 57.0487.
Бөрҗән районында урнашкан.

19. Нөгеш

“Башкирия” дәүләт паркы терри­ториясендәге сусаклагыч. Биредә палатка кую өчен урыннар бик күп.
Уфадан ераклыгы: 254 километр
GPS координатлары: 53.0828, 56.4707.
Мәләвез районында урнашкан.

20. Морадым тарлавыгы

Башкортстанның көньяк өлешен­дәге табигый парк, аның тер­риториясендә төрле катлаулылыктагы 46 мәгарә урнашкан. Альпинистлар, туристлар һәм фотографлар өчен җәннәткә тиң урын.
Уфадан ераклыгы: 300 километр
GPS координатлары: 52.5762, 56.8597.
Күгәрчен районында урнашкан.

21. Николо-Березовка авылы

XIX гасырда төзелгән, Кама елгасының искиткеч гүзәл урынында урнашкан һәм Николай Чудотворец гыйбадәтханәсе булган борынгы сәүдәгәрләр авылы.
Уфадан ераклыгы: 220 километр
GPS координатлары: 56.1314, 54.1488
Краснокама районында урнашкан.

СҮЗ УҢАЕННАН
GPS координатларыннан ничек файдаланырга?
Сезгә кирәкле истәлекле урынны табу өчен, аның координатларын GPS-навигаторга кертегез. Әгәр аерым навигаторыгыз юк икән, мәсәлән, Яндекс.Навигатор яки Гугл.Картаны телефонга бушлай күчерә аласыз.
Читайте нас