+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 июль 2020, 19:40

Кая болай ашыгасыз?..

Водительләргә дә руль артында җиңел түгелдер...

Бүген, 24 июльдә, Уфада үлем белән тәмамланган авария теркәлгән. Дим районында "Алтын балык" тукталышыннан ерак түгел 61 яшьлек хатынны бәрдергәннәр. Кызганычка каршы, зыян күрүчегә ярдәм итә алмаганнар. 35 яшьлек «Хёндай Матрикс» шоферы пенсионерны җәяүлеләр чыгарга ярамаган юл киселешендә бәрдергән. Зыян күрүче җитди җәрәхәтләр алган, һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм килгән. Кызганычка каршы, хатынга табиблар ярдәм итәргә өлгермәгән - алган җәрәхәтләрдән пенсионер хатын алар килгәнче үлгән. Тикшерү-оператив төркем бу хәлнең детальләрен тикшерә. Фото:bash.news
Читайте нас