+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 июль 2020, 06:25

Сөюенә чыдый алмыйча пычак кадаганмы?

Дүртөйледә 23 июль төнендә гадәттән тыш хәл булган – ир сөеклесенә пычак кадаган.

Дүртөйледә 23 июль төнендә гадәттән тыш хәл булган – ир сөеклесенә пычак кадаган.


«КП-Уфа»ның үз чыганагы хәбәр иткәнчә, 28 яшьлек ир һәм 39 яшьлек хатын белән бергә яшәгән, бу кичне хәмерле табын корганнар.


Күпмедер вакыттан соң ир белән хатын арасында талаш чыккан. Шул вакытта ир пычак алып, өйдәшенең эченә кадаган. Бәхеткә, хатын исән кала. Аны - дәваханәгә, ә ирне полиция бүлегенә илтәләр. Ул булган хәлдән баш тартмый, хатынны яратуын әйтә, шунда ук гаебен тану күрсәтмәләре бирә.


Фаҗига булган урыннан хокук сакчылары канга баткан пычак табып алган. Сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.


Бүген шимбә, тагын табыннар корылыр, тагын кайсыдыр аңсыз хәлгә җиткәнче эчәр инде...



Читайте нас