Раевка урамнарының берсендә асфальтта көн күрүче ир үзе турында сөйләгән.
Беренче карашка - гадәти сукбай ул, әмма аның үз йорты да бар, пенсия дә ала икән. Район үзәгендәге "Купец" сәүдә үзәге янындагы асфальтта көн күрүче бу кеше белән биредә яшәүче Мария Иванова сөйләшкән:
- Мин аның янына килдем, икмәк һәм су тәкъдим иттем. Ул бик рәхмәтле булды, - ди ул. - Аның ни өчен монда яшәве белән кызыксынырга булдым. Ул өйдән туганнары куып чыгарып, пенсиясен алып баралар, дип сөйләде. Ә барырга урыны юк. Шуңа урамда яшәргә туры килә дә инде аңа. Хәзер әле җылы, ә менә салкыннар башлангач нишләр....
Ул биредә яшәүче халыкны битараф булмаска, бәлагә тарыган кешегә мөмкин кадәр ярдәм итәргә чакыра. Беренче чиратта иргә яшәү урыны кирәк. Бәлки, кемдер авыр хәлдә калган ирне үзендә сыендырырга теләр.
Биредә яшәүче Тимур Баһаветдинов та бу кеше өчен борчыла һәм аңа акча җыеп бирергә чакыра.
Битараф булмаган кешеләр бу иргә, бәлки, ярдәм итәр, ә туганнары акылына килер дип ышаныйк.
Фото:
https://bash.news/