Сабыйның әнисе җир куенында, әтисе төрмәдә... Санкт- Петербургта коточкыч фаҗига булган. 27 июльдә 00.54 сәгатьтә Выборг районы полициясенә, Рәссамнар проспектында кулсыз, аяксыз һәм башсыз хатын-кыз гәүдәсе ята, дигән хәбәр килгән. Полиция хезмәткәрләре урынга чыгу белән мәгълүмат расланган. Җинаятьтә 29 яшьлек ир-егет тоткарланган. Гаилә яшәгән фатирның күп җирендә кан буялган. Шунда ук мәрхүмәнең башы һәм аяк-куллары салынган чемодан тапканнар. Хатынның гәүдәсен ир тәрәзәдән ташлаган булган. 24 яшьлек хатын ире белән аерылышканнан соң балаларын үзенә алырга теләгән булган. Бу хәбәр ирне чыгырыннан чыгарган... Фото:vnd12.ru