+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 июль 2020, 08:25

Янә авария, янә кеше гомере...

Башкортстанның Салават районында кичә кич Самара - Уфа - Чиләбе автомобиль юлының 1617нче чакрымында авария нәтиҗәсендә үлем очрагы теркәлгән.

Башкортстанның Салават районында кичә кич Самара - Уфа - Чиләбе автомобиль юлының 1617нче чакрымында авария нәтиҗәсендә үлем очрагы теркәлгән.

ЮХХДИ хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, "Chery Tiggo" һәм «MAN» йөк машинасы бәрелешкән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең 60 яшьлек водителе авария урынында һәлак булган. Йөк машинасынның 36 яшьлек йөртүчесе төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Ведомстводан хәбәр ителгәнчә, 26 июльдә республика юлларында 17 автомобиль һәлакате теркәлгән, аларда ике кеше һәлак булган һәм 21 кеше тән җәрәхәте алган.

Шулай ук, соңгы тәүлек эчендә ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2100 очрагын теркәгән һәм 34 исерек водительне тоткарлаган.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Читайте нас