Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров Яңавыл районында булды, анда җитештерүче предприятиеләр эшчәнлеге, күпфатирлы йорт төзелеше белән танышты һәм сәфәр нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде.
“Яңавыл” теплица комбинатында ел саен 900 тонна яшелчә үстерәләр. Әле теплицалар төзү буенча 1,5 гектар мәйданда инвестиция проекты әзерләнә. Бу 2021 елга яшелчә җитештерүне елына 1,6 мең тоннага җиткерү мөмкинлеге бирәчәк.
“Нефтемаш-Уфа” предприятиесе ягулык-энергетика комплексы өчен модульле җиһазлар җитештерә. Беренче вице-премьерны җитештерелүче продукция ассортименты белән таныштырдылар. Быел нефть чыгару күләме кимү сәбәпле, заказлар азайган. Предприятие куәтен чүп евроконтейнерлары җитештерү өчен кулланырга карар кылдылар.
2нче Үзәк казанлык 1990 елда файдалануга тапшырылган һәм 2012 елда реконструкцияләнгән. Объектта төп проблема – газ бирү тукталган очракта көз-кыш айларында торак-коммуналь хуҗалык объектларын җылылык белән тәэмин итү. Бу мәсьәләне хәл итү Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына кушылды.
Эш сәфәре нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә проблемаларны хәл итү юллары билгеләнде. Андрей Назаров монда район халкының да катнашу мөһимлеген билгеләде. Райондагы һәм шәһәрдәге чисталыкка, тәртипкә дә югары бәя бирелде.