Уфада 28 июльдә көндез балигъ булмаганнар катнашлыгында юл-транспорт Һәлакәте булган.
Башкала Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 79 яшьлек шофер идарә иткән "ZAZ Chance" автомашинасы Самара - Уфа – Чиләбе автоюлыннан Нагаевское шоссесына борылганда каршы юнәлештә хәрәкәт итүче "Howo" машинасы белән бәрелешкән.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә "ZAZ" пассажирлары зыян күргән: баш җәрәхәте алган 78 яшьлек хатын-кыз дәваханәгә озатылган, 16 һәм 11 яшьлек пассажирлар төрле җәрәхәтләр белән травмпунктка мөрәҗәгать иткән. Аларга медицина ярдәме күрсәтеп, туганнары белән өйләренә озатканнар.
Әлеге вакты бу авария буенча тикшерүләр үткәрелә.
Фото: "Башинфом" агентлыгы.