+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 июль 2020, 06:55

Сабыйның тын юлына көнбагыш эләккән...

Әти-әнисе тәүдә нәрсә булганын да аңламый.

Әти-әнисе тәүдә нәрсә булганын да аңламый.

Русиянең бер шәһәрендә бик авыр хәлдә ике яшьлек малайны дәваханәгә китерәләр, аның гомере куркыныч астында була. Сабыйның сулыш органнарына көнбагыш орлыгы эләккән.

Кызганычка каршы, көнбагыш сабыйның бронхлар бүлегенә утырган һәм аны алу гаять катлаулы була. Малай китерелгән дәваханәдә моның өчен җиһазлар да булмый. Арытаба баланы икенче дәваханәдә китерәләр. Ул ИВЛ препараты астында була. Биредә көнбагышны эндоскопик җиһазлар ярдәмендә чыгаралар. Моның өчен табибларга анестезия кулланырга туры килә.

Малайның тормышына һәм сәламәтлегенә хәзер куркыныч янамый. Шулай да әти-әнисенә балага карата игътибарлырак булу таләп ителә.

Фото: postimg.cc
Читайте нас