Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә Уфаның Совет мәйданын Кызыл мәйданга тиңләгән.
“Бу проект - башкалар арасында минем өчен иң мөһимнәрнең берсе, без Уфадагы Совет мәйданының безнең Кызыл мәйдан булуын телибез. Биредә без иң мөһим чаралар үткәрергә планлаштырабыз, ә кешеләр ял итә, саф һава сулап йөри алачак.
Мәйдан уртасында легендар якташыбызга, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл куячакбыз. Нәкъ моннан безнең яугирләр аның җитәкчелеге астында фронтка киткән.
Мәйданны ел ахырына тапшырырга планлаштырабыз. Һәйкәлнең биредә булачагы турында карар иттек, ә менә ул нинди булыр – мәсьәлә ачык әле. Сезнең фикерегез миңа кызыклы булачак, Шәйморатовка һәйкәлне ничек күрәсез? Комментарийларга языгыз, бергә тикшерик”, – дип язган республика җитәкчесе.
Тәкъдимнәрегез булса, языгыз!