Башкортстанда якындагы өч көндә көчле яңгырлар, яшен һәм боз явуы көтелә.
Синоптиклар шимбә аязаючан-болытлы көн вәгъдә итә.
Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, көндез яшен, боз, көчле яңгырлар булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 2-7 метр тизлектә, яшен вакытында секундына 18 метрга кадәр көчәячәк.
Көндез 22-27 градус җылы булачак, республиканың көньягында 32 градуска кадәр кыздырачак.
Дүшәмбедә һава торышы үзгәрмәячәк – кыска вакытлы яңгырлар, яшен, боз явуы көтелә. Җил көньяктан, талгын, урыны белән көчәючән.
Төнлә 15-20 градус җылы булачак, урыны белән 10 градуска кадәр көтелә.
Көндез җылы һава торышы вәгъдә итәләр – 24-29 градус, Башкортстанның көньягында 32 градуска кадәр эссе булачак.