+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 август 2020, 08:45

2 яшьлек сабый тәрәзәдән егылып төшкән

Әле бала табиблар кулында.

Әле бала табиблар кулында.

Уфаның мәгълүмати-диспетчерлык үзәгенә кичә көндез беренче кат тәрәзәсеннән бала егылып төшүе турында хәбәр иткәннәр.

Бу хәл башкаланың Степан Злобин урамындагы 34нче йортында булган.

Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2 яшьлек кыз тәрәзә янында урындыкта басып торган. Күрәсең, ниндидер мизгелдә ул тәрәзә тупсасына менеп баскан һәм москит челтәренә таянып, егылып төшкән.

"Ашыгыч ярдәм" табиблары сабыйны дәваханәгә илткән.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас