Башкортстанда "ППМИ-2020" объектларына керешәләр.
Хәзер республиканың «ППМИ-2020» - Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасында җиңгән күпчелек авылларның һәм шәһәр округларының конкурс процедуралары тәмамлана, подрядчылар һәм эшләрне башкаручылар билгеләнә — муниципалитетлар халыкның башлангычларын гамәлгә ашыруга керешә.
600 миллион сумлык 560 объект - урындагы халык башлангычларына нигезләнгән шулкадәр проект әлеге программа ярдәмендә тормышка ашырылачак. Программа төбәктә бишенче ел тормышка ашырыла һәм аның нигезендә Стратегик тикшеренуләр институты галимнәре тарафыннан инициативалы бюджетлау буенча тагын дистәләрчә программа эшләнгән.
Быел бу программага республика бюджетыннан 400 миллион сум акча бүленгән, муниципаль бюджетлар — 90 миллион, халык һәм спонсорлар- 50 миллион сум акча керткән.
Узган еллар белән чагыштырганда, юбилей елы бирелгән гаризалар һәм проектлар турында фикер алышуда һәм раслауда катнашкан кешеләр саны арту белән аерылып тора.
- Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасы даими камилләшә бара. Безнең Үзәк галимнәре узган елда барлык проектларны Башкортстанда инициативалы бюджетлауны үстерүнең бердәм программасына интеграцияләде. Киләсе адым - территорияләрне төзекләндерү буенча дәүләт һәм муниципаль программалар белән үзара бәйләнештә ППМИ проектларының мультипликатив нәтиҗәсенә ирешү, - дип билгеләп үтә Стратегик тикшеренүләр институтының гражданнар башлангычларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Лия Насретдинова.
Елдан-ел халык билгеле бер төр проектларга өстенлек бирә. Биш ел нәтиҗәләре буенча авылда беренче урыннарны юллар, мәдәният учреждениеләре һәм биләмәләрне төзекләндерү алып тора, ә шәһәрләрдә яшәүчеләр мәгариф учреждениеләрен, юлларны һәм балалар мәйданчыкларын өстен күрә.