+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 август 2020, 07:10

Бала бетон плитә астында калган

Коточкыч фаҗига балалар мәйданчыгында булган.

Коточкыч фаҗига балалар мәйданчыгында булган.

Фаҗига кичә кич Әстерханның Ленин районында урнашкан йортларның ишегалдында була. 11 яшьлек малай массив бетон плитәгә беркетелгән металл баскычта уйнаган була.

Шаһитлар хәбәр итүенчә, шул вакытта балалар мәйданчыгының иске конструкциясе астан куба һәм бетон плитә баланың өстенә җимерелеп төшә. Малай шунда ук үлә.

Әстерхан өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына караганда, әлеге вакытта бу хәлнең барлык шартлары да ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Фото:astrakhan-24.ru
Читайте нас