Дәүләт думасының Хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору комитеты башлыгы һәм документ авторларының берсе Василий Пискарев сүзләренә караганда, тәкъдим ителгән норманы 70тән артык төбәк хуплаган.
Салмыш кеше – җинаять объекты
Василий Пискарев искәртеп узганча, айныткычлар, махсус эчке эшләр учреждениеләре буларак, Русиядә 2010 елда ябылган. Эчкечеләрне тоту буенча вәкаләтләр медицина оешмаларына тапшырылган. “Ел саен медицина учреждениеләренә 900 меңнән артык кеше китерелә, — дип статистика белән таныштырды Василий Пискарев. — Тик барлык дәваханәләр дә мондый гражданнарны кабул итми, моны исерек хәлдәге халәтнең авыру булмавы белән аңлаталар”.
Дәүләт думасының Мәгълүмат сәясәте, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисе Александр Хинштейн белдерүенчә, айныткычларны бетергәннән соң илдә җинаятьчелек дәрәҗәсе 35 процентка арткан һәм, исерек булу сәбәпле, өйләренә кайтып җитә алмый үлүчеләр күбәйгән.
Кайбер кешеләргә бу хәлдә җинаятьчеләр һөҗүм итә, кемдер урамда туңа, дип билгеләп үтә депутат. Моннан тыш, Русиядә ел саен исерек булу сәбәпле, 50 меңнән артык кеше үлә.
Социаль кунып чыгу урыннары булачак
Закон проекты кабул ителгән очракта, төбәкләрдә янә айныткычлар барлыкка килә башлаячак. Шул ук вакытта субъектлар властьлары аларның эшенә кем җитәкчелек итәчәген үзләре хәл итәчәк. Моның белән, мәсәлән, социаль оешмалар, приютлар, шул исәптән коммерциягә карамаган оешмалар шөгыльләнә ала. Шулай ук айныткычларны дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә булдырырга мөмкин булачак.
Тулаем алганда, айныткычларның яңадан тергезелгән системасы “катгый алымнар” кулланган элек булганыннан аерылырга тиеш, дип саный Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе урынбасары Николай Говорин.
“Хәзер аларны, асылда, социаль приютлар, социаль кунып чыгу урыннары итү бурычы тора, — ди депутат. — Алар исерек, юлны оныткан, яки хәрәкәт итә, ята, йоклый алмаган кешегә авыр чорның берничә сәгатен үткәрергә мөмкинлек бирергә тиеш”.
Мондый айныткычларга гражданнарны, аларның ризалыгыннан тыш, медицина тикшерүеннән соң полиция хезмәткәрләре китереп җиткерәчәк. Ашыгыч ярдәм табибы башта кешенең нинди ярдәмгә мохтаҗ булуын билгеләячәк. Әгәр ул, әйтик, башын җәрәхәтләсә, аны айныткычка түгел, ә дәваханәгә илтәләр. Әгәр агрессия күрсәтә башласа, участокка урнаштырылачак, дип өсти Николай Говорин.
Сүз уңаенда, соңгы елларда айныткычлар проблемасын үз көчләре белән 20 төбәк хәл итәргә тырышты. Шул ук вакытта хәзер субъектларның аларны оештыру буенча вәкаләтләре юк. Моннан тыш, айныткычларга эчкән кешеләрне әлегә хокук сакчылары китерә алмый, чөнки аларга аларны бары тик медицина оешмаларына гына илтү күрсәтмәсе бирелгән. Әмма Эчке эшләр министрлыгы бәяләвенчә, мондый учреждениеләр эшли торган субъектларда “исерек” җинаятьчелек дәрәҗәсе тизрәк кими.