Уфа районының Нижегородка авылында 10 яшьлек Агата Вьюшкина югалган.
Кызның кайда булуы турында 12 августтан билгеле түгел, дип хәбәр иттеләр "Лиза Алерт" төркемендә.
Билгеләре: буе - 135 см, аксыл-сары чәчле, соры-зәңгәр күзле.
Югалган көнне кыз спорт кофтасында, куе зәңгәр юбкада, кызгылт-сары футболкада, кара кроссовкаларда булган.
Аның кайда булуы турында кемгә дә булса мәгълүм икән, мәгълүматны 8 (800) 700-54-52, яки 112 телефоны аша хәбәр итүләрен сорыйлар. Баланы эзләүдә ярдәм таләп ителә.