+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 август 2020, 06:20

“Челләдә сусыз интегәбез”

“Инцидент” системасы ярдәмендә Кырмыскалы авылы халкын борчыган мәсьәлә дә нәтиҗәле хәл ителер, дигән теләктә калыйк.

“Инцидент” системасы ярдәмендә Кырмыскалы авылы халкын борчыган мәсьәлә дә нәтиҗәле хәл ителер, дигән теләктә калыйк.

Кырмыскалы районы халкы республика властьларына социаль челтәрләр аша бик җитди проблема белән мөрәҗәгать иткән: йортларда су юк. Суга кытлык турында республика Башлыгы Радий Хәбировка Кырмыскалы авылында яшәүче ханым язган. Ул ярдәм сорый, чөнки алар урамында көндез дә, төнлә дә су юк.

“Өлкән кешеләр һәм балалары булган гаиләләр яши торган сигез урамда су юк. Күп йортлар агачтан төзелгән. Республикада янгын хәвефе бик кискен тора. Безнең проблеманы хәл итәргә ярдәм итегез, һава температурасы күтәрелү белән су бетә. Кырмыскалы авылының үзәк өлешендә су бар, ә мәктәптән югарырак юк. Җиһазларны алыштырырга җыенмагач, ни өчен бу җирләрне таратканнар һәм сатканнар соң? Мондый челләдә сусыз тагын күпме җәфа­ланырга безгә? Зинһар, ярдәм итегез”, — дип яза ул.
Аның җан авазын “Инцидент” системасы һәм Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров ишеткән.
“Элегрәк хәбәр итүебезчә, җәйге эссе айларда, су куллану күләме арту сәбәпле, сис­темада басым җитми. Шуңа күрә кайбер урамнарда яшәүчеләр сусыз кала. Ләкин күп вакыт су төнлә һәм иртән бирелә, шуңа күрә запасларны җыярга мөмкин. Куллану күләме нормага керүгә, проблема юкка чыгачак. Килә­чәктә муниципаль бюджетның финанс мөмкинлекләренә карап, район үзәгендә су челтәрләрен ремонтлау мәсьәләсе каралачак”, — диелә Әлфир Сабировның җавабында.
Бу киләчәкнең тизрәк җитүен теләп калабыз.
Читайте нас