+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 август 2020, 10:55

Бала табылды!

Аны атнадан артык әзләделәр.

Аны атнадан артык әзләделәр. Уфада 11 яшьлек малайны эзләү төгәлләнде.

Бу хакта «Лиза Алерт» эзләү-коткару отряды волонтерлары хәбәр итә. Бәхеткә, ул исән-сау табылып, якыннарына тапшырылган. Малайның шул гомер кайда качып ятуын һәм ни өчен өйгә кайтмавын волонтерлар да ачыклый алмаган.
Искәртеп узабыз, үсмер өйдән 6 августта ук чыгып киткән иде. Борчылган ата-аналар баланың югалуы турында полициягә хәбәр итте, ә иреклеләр югалган укучыны эзләп урам һәм подъездларны айкады.

Фотр: kp.ru
Читайте нас