+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 август 2020, 10:07

Абхазиядә югалган кызның гәүдәсе табылган

12 август көнне турист кыз квадроцикл белән экскурсиягә чыккан җирдән авариягә эләгә. Яр буеннан барганда рульдәге егет кинәт транспорт белән идарәне югалта һәм ярдан елгага барып төшә. Егет җиңелчә тән җәрәхәтләре ала, ә кызны һәлакәт булган урында тапмыйлар.

Коткаручылар аны Бзыбь елгасында эзли башлый.

Югалган кызны 3 көн буе эзлиләр. Коткаручыларга ярдәмгә волонтерлар белән туганнары да кушыла. Нәтиҗәдә, кызның үле гәүдәсе авария булган җирдән 100 метр ераклыкта табыла. Ул кыя астында 4 метр тирәнлектә яткан була. Санкт-Петербург кызының чәчәктәй гомере ял итәргә киткән җирдән өзелә.

Ни кызганыч, моңа охшаш хәлләр бихисап. Чит илләр буйлап сәяхәт иткәндә уяулык, саклык хакында онытмасак иде. Берничә ел элек Дүртөйле шәһәреннән Абхазиягә ял итәргә киткән 17 яшьлек кызның гәүдәсен дә таба алмадылар бит. Ул диңгез буйлап сәяхәт иткәндә югалган иде.
Фото: travelife.today
Читайте нас