Туризмны үстерү авылда кече һәм урта бизнес эшчәнлегенә яңа этәргеч бирәчәк.
Шәһәр халкының соңгы елларда авылга, “тере” табигать кочагына тартылуы очраклы түгел. Кешеләр, мегаполислардан чыккан зарарлы газлардан качып, үзенә тынычлык, иркен саф һава эзли. Кызганычка каршы, кыска вакытка гына авылга кунакка кайтып килү аз. Чит илләрдә дә мондый проблема бар. Әмма аларда авыл туризмы, агротуризм нык үсешкән. Хәзерге вакытта Европада авыл туризмы популярлыгы ягыннан икенче урында тора. Италия, Испания, Канада, АКШ һәм Австралиядә авыл туризмы дәүләт дәрәҗәсендәге сәясәт юнәлеше буларак кабул ителә. Биредә агротуризм фермер хуҗалыкларында вакытлыча яшәү, анда хезмәт салып, көчеңне сынау, ял итү, күңел ачу кебек чараларны берләштерә. Әйтик, Испаниядә авыл җиренә сәяхәт итәргә теләүчеләргә 25 меңнән күбрәк тур тәкъдим ителә, табигать почмагында урнаштыру буенча дүрт мең вариант бар. Һәм шушы хезмәтләрдән ел саен кимендә 6 миллионнан күбрәк кеше файдалана.
Былтыр русиялеләр илебез чикләрендә 45 миллион туристик сәяхәт ясаган. Әлбәттә, сүз авыл туризмы турында гына бармый, ә тарихи урыннар белән танышу, табигатьтә оештырылган ял итү, һәртөрле экскурсияләрне дә берләштерә. Кызганычка каршы, алар арасында агротуризм өлеше бик аз.
Быел туризм тармагы пандемиягә бәйле дөнья күләмендә зур югалту кичерә. Чит илләр белән элемтәләрнең вакытлыча тукталуы туризм индустриясен дә яңа хәл-шартларга яраклашырга мәҗбүр итә. Алга киткән дәүләтләрдә эчке туризмны, бигрәк тә агротуризмны, үстерүгә игътибар көчәя. Ул икътисад үсешенә дә йогынты ясый. Әйткәндәй, туристик индустрия, шулай ук, транспорт, сәүдә, халык кәсепләре, төзелеш тармаклары үсешенә дә этәргеч бирә. Гомумдәүләт керемендә туризм өлеше, мәсәлән, Германиядә — 5, Франциядә — 10, Италиядә 20 процентка җитә. Русиядә ул 2-3 проценттан артмый.
Русиядә авыл туризмын, агротуризмны үстерү юнәлешендә дәүләт дәрәҗәсендә нинди чаралар күрелә? Башкортстанда әлеге тармакны җанландыруга алшартлар җитәрлекме?
Русиядә агротуризмны үстерү мәсьәләләре Федерация Советында да, Дәүләт думасында да каралды. Яңа закон, нормативлар кирәк, дигән фикергә килде депутатлар. Алар хаклы, әлбәттә. Әмма теләге һәм төрле хезмәтләр өчен түләү мөмкинлеге булган шәһәр кешеләрен авыл белән таныштыру, аларны крестьян ихаталарында ял иттерү өчен закон юклыкка сылтанып калу дөрес микән? Әлеге фикер үзәк матбугаттагы рәсми мәгълүматлар белән танышканнан соң туды. ВЦИОМ һәм Төбәк сәясәтен үстерү үзәге белешмәсенә караганда, Русия халкының 45 проценты кимендә елына бер мәртәбә сәяхәткә чыга, һәм аның күпчелеге илебез буенча. Чит илгә сәяхәт итүчеләрнең 81 проценты, Русиядә дә шундый ук ял итү шартлары булган очракта, үзебезнең илдә генә сәяхәт итәргә теләвен белдергән. Гомумән, мөмкинлек булган хәлдә, сәяхәт итәргә теләүче русиялеләрнең 56 проценты бары тик үзебезнең илгә өстенлек бирәчәген белдергән. Билгеле, авыл туризмын дөнья дәрәҗәсендәге сервиска якын оештырган очракта, бу күрсәткеч тагын да югарырак булыр иде.
Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы агротуризм тармагын үстерү мәсьәләләренә җитди тотынырга уйлый кебек. Берничә ай элек ведомствода авыл туризмы стратегиясе буенча җитди сөйләшү узды.
“Авыл территорияләрен социаль-икътисади үстерүгә этәргеч бирү максатында Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмы стратегиясен эшли башлады. Ул, шулай ук, әлеге тармакта үсеш ноктасын һәм таләп ителгән ярдәм итү чараларын билгеләргә, әлеге бизнесны алып бару шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәк”, — диелә рәсми хәбәрдә.
Агротуризм проблемаларына федераль дәрәҗәдә әһәмият бирелү очраклы түгел. Дәүләт думасы комитеты рәисе Михаил Дегтярев (күптән түгел вакытлыча Хабаровск өлкәсе губернаторы итеп тәгаенләнде) билгеләвенчә, авыл туризмы төбәкләрне үстерүдә локомотив, бизнесның төрле өлкәләрен үзара бәйләүче звено, шулай ук дәүләт сәясәтендә һәм җәмгыятьнең мәдәни ихтыяҗында өстенлекле юнәлеш булуы ихтимал. Аның сүзләренә караганда, Европа илләрендә туризм индустриясе керемендә агротуризм өлеше 10-12 процентка җитә һәм урындагы халыкның 35 проценты авыл сәяхәтенә өстенлек бирә. Франция, Бөекбритания, Голландия, Ирландия, Германиядә авыл туризмын оештыручыларга дәүләт ярдәме күрсәтелә һәм ул авылны комплекслы социаль үстерү программасының мөһим өлеше буларак кабул ителә.
Шунысы да мөһим: авыл туризмын оештыру ниндидер миллиардларча сум белән бәяләнгән капиталь салулар да таләп итми. Кайсы төбәкне мисал итеп алсак та, кабатланмас матурлыкка ия табигате, үзенчәлекле тарихи урыннары, үз гореф-гадәтләре, традицияләре белән җәлеп итүче күпмилләтле халкы яшәгән авыллары бар. Күптән түгел, мәсәлән, Башкортстан телевидениесендә Мәләвез районында урнашкан фермер хуҗалыгы белән таныштырдылар. Урал таулары итәгенә сыенып утырган зур авыл ихатасында фермер Эдуард Нигъмәтуллин экоферма оештырган. “Башкортстан кәҗәләре” дип атала ул. Биредә затлы токымлы дистәләрчә кәҗә асрала. Моннан туристлар беркайчан да өзелми икән. Чит ил кунаклары да сокланып китә. Фермер авылга килүче туристларны кәҗә сөтеннән үзе җитештергән сыр белән ихлас сыйлый. Экофермада, шулай ук, эремчек, каймак та җитештерәләр. Агротуризм белән шөгыльләнүче фермер тәҗрибәсен өйрәнергә килүчеләр саны да арта.
Гомумән, Башкортстанда агротуризм — чагыштырмача яшь, әмма перспективалы бизнес юнәлешләренең берсе. Экспертлар фикеренчә, республикада туризмны, шул исәптән агротуризм юнәлешен үстерүдә бигрәк тә көньяк-көнбатыш районнарның өстенлеге зур. Биредә табигать һәйкәле дәрәҗәсендәге урыннар күп, төбәк елга-күлләргә, тарихи һәм истәлекле җирләргә бай. Дәвалау үзенчәлегенә ия сулыклар, кымыз һәм бал җитештерүчеләрнең эшчәнлеге дә авыл туризмына өстәмә этәргеч бирә.
Белешмә. Башкортстанда үткәрелгән социологик тикшеренү мәгълүматлары буенча, әлеге чарада катнашучыларның 48 проценты авыл туризмы белән бәйле ял итү оештырылуы турында хәбәрдар, ә 26 проценты бу турыда беренче тапкыр ишетүен белдергән.
Димәк, үзебезнең Башкортстанда яшәүчеләрнең дә байтагы авыл туризмы турында белми. Хәер, үзең шул авыл җирлегендә яшәгәч, болай да таныш мохиткә сәяхәт турында уйланырга вакыт та җитми торгандыр. Ә бит бу юнәлеш авыл кешесе өчен менә дигән бизнес чыганагы да булыр иде. Юкса, олы юл читендә берәүләрнең яшелчә-җимеш, икенчеләрнең — бал, өченчеләрнең мунча миллеген сатып утыруын гына авыл бизнесы дип кабул итә идек. Бәлки, һәр авыл агротуризм шартларына туры килеп тә бетми торгандыр. Ләкин зур шәһәрләргә якын авылларга ял итәргә яисә крестьян ихатасында яшәп карарга теләүчеләр аз түгел.
Авыл халкы хәбәрдар микән: телгә алынган чарада катнашучы шәһәр кешеләренең 54 проценты үзләренең ялларын авылда үткәрергә теләге булуын белдергән. 18 проценты гына риза түгел. Шундый саннар да бар: җавап бирүчеләрнең 45 проценты еллык ялының бер атнасын авылда үткәрергә әзер, 32 проценты — бары тик ял көннәрендә, бер проценты бер ай дәвамында авылда яшәргә әзер.
Әлбәттә, авыл туризмының өстенлеген дәлилләү урынсыз. Саф һава, экологик чиста ризык, иркен табигать кочагы булу гына аз. Туристларны җәлеп итү, аларда онытылмаслык тәэссоратлар калдыру өчен җанлы сәяхәт-чаралар да кирәк. Республикада ял итүчеләрне балыкчылык, сунарчылык, урындагы халык кәсепләре белән җәлеп итүче фермерлар да аз түгел. Шунысы да игътибарны җәлеп итә: Башкортстанда авыл туризмы кече һәм урта малтабарлыкны үстерү программалары кысаларында тормышка ашырыла. Грант һәм һәртөрле дәүләт субсидияләре ярдәмендә авылларда акрын гына агротуризм эшчәнлеге үсә башлады һәм ул үзенең өметле булуын күрсәтте.
Күптән түгел республика Хөкүмәтендә беренче вице-премьер Андрей Назаров катнашлыгында туризмны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Анда билгеләнгән төп максат — туристларны читтән җәлеп итү. Әйтергә кирәк, Русия Хөкүмәте илдә туризмны үстерү кысаларында, туроператорларга дәүләт ярдәме күрсәтүне планлаштыра һәм Башкортстанның да әлеге исемлеккә керергә ныклы ышанычы бар.
— Башкортстанның эчке туризмны үстерү потенциалы зур. Үткән елда туристик агентлыкларның һәм туроператорларның Башкортстанда хезмәт күрсәтү күләме 4,3 миллиард сумга җитте. Бу Идел буе федераль округында — өченче, ә Русия төбәкләре арасында тугызынчы урын, — ди республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков.
Күренүенчә, республикада туристик бизнес әйләнеше 4,3 миллиард сумга җиткән. Димәк, аның байтак өлешен эчке туризмга һәм шул исәптән Башкортстанның агротуризмында калдырып та булачак.
Шәһәр халкының авылда ял итәсе килә. Авылда да кунакларны ихлас каршы алачакларына шик юк. Димәк, аларны “очраштыручы”, ике якның да зәвыгын аңлап эш итә белүче кешеләр кирәк.
Белешмә. Тикшеренү нәтиҗәләре шуны күрсәтә: сораштыру чарасында катнашучы авыл кешеләренең 54 проценты үзләрендә бер үк вакытта бер генә шәһәр гаиләсен кабул итәргә әзер. 12 проценты ике-өч гаиләне берьюлы сыйдыру мөмкинлеге барлыгын белдергән. Дүрт һәм аннан да күбрәк гаиләне берьюлы кунак итәргә әзер авыл кешеләре 4 процент тәшкил итә.
Олег Төхвәтуллин.