+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 август 2020, 09:03

16 яшькә кадәр балаларга өченче тапкыр 10 мең сум бирелерме?

Хөкүмәтнең август аенда 16 яшькә кадәрге балаларга акча бирелү-бирелмәү мәсьәләсен хәл итеп бетерәсе бар. Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Валерий Рязанский шулай дип белдергән.

Сенатор фикеренчә, Премьер-министр Михаил Мишустинның Ерак Көнчыгышка сәфәреннән соң бу мәсьәләгә ачыклык кертелергә мөмкин.
“Түләүләр булырмы бу, әллә инде ярдәм итү буенча ниндидер өстәмә адымнар гына булырмы – анысын әлегә әйтүе кыен. Моның өчен миллиардлар кирәк булачак бит,” – дип билгеләп үткән Рязанский.
Аның сүзләренә караганда, әлеге мәсьәләдә соңгы сүзне Финанс министрлыгы әйтәчәк. “Быелгы бюджетка мондый акчалар салынмады. Шулай ук пандемия вакытында һәм җәйге каникул чорында бюджетка кичекмәстән кабул ителгән төзәтмәләрдә дә балаларга өченче тапкыр акча бирү каралмаган. Шуңа күрә көтәргә кирәк”, – дип йомгак ясаган сүзенә сенатор.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=30128
Фото: pinterest.ru
Читайте нас