+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 август 2020, 08:37

Бөрҗән егетенең гәүдәсе табылган

Бөрҗән районы егете Өлфәт Әхмәтов контракт буенча хәрби хезмәт үтә. Күптән түгел ул әти-әнисе янына ял итәргә кайта. Әтисе белән Шүлгәнташ мәгарәсеннән ерак түгел агучы елгага баргач, ул югала.

Бөрҗән районы егете Өлфәт Әхмәтов контракт буенча хәрби хезмәт үтә. Күптән түгел ул әти-әнисе янына ял итәргә кайта. Әтисе белән Шүлгәнташ мәгарәсеннән ерак түгел агучы елгага баргач, ул югала.

Егетне бер атна буена диярлек эзлиләр. Аның үле гәүдәсе табыла. Тикшерүчеләр фаразы буенча, солдат батып үлгән.

Шулай 20 яшьлек егетнең гомере өзелә. Ул туган ягына ике айга ялга кайткан була. Якыннарына Ходай сабырлык бирсен.

Елга-күлләр янында саклык кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәк, дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре. Статистика күрсәтүенчә, елның-елында елга-күлләр янында фаҗигаләр саны кимеми.

Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас