Бүген Дүртөйле районы 90 еллык юбилеен билгели.
Район үзәге Дүртөйле гүзәл Агыйдел елгасы ярында урнашкан. Район 167 мең гектар мәйданны били. Биредә 64 мең кеше: шәһәрдә - 30 мең, авыл җирендә 34 мең кеше яши. Районда 88 торак пункты бар, аларда татулыкта, бердәмлектә 10 төрле милләт вәкилләре гомере кичерә.
Дүртөйле табигате күркәмлеге белән әсир итә: монда йөзьяшәр имәннәр, төз наратлар һәм катнаш урманнар, саф сулы чишмәләр, балыкка бай елга-күлләр бихисап. Районда "кара алтын" һәм башка төр файдалы казылмалар табыла.
Тарихка күз салганда, Дүртөйле хакындагы беренче мәгълүматлар 1795 елга карый. Монда беренчеләрдән булып Трапезников Митрофан Яковлевич, Дьяконов Никита Авдеевич, Василий Петрович и Филипп Васильевич Чистяковлар нигез кора. Дүрт өйдән торган биләмәне тирә-як авылларда яшәүчеләр "Дүртөйле" дип йөрткән. Районның атамасы шуннан килеп чыккан дип фаразлана.
19нчы гасыр урталарыннан Дүртөйле елга транспорты белән йөкләр кабул итү һәм озату буенча зур пунктка әверелә. Дүртөйле районы 1935 елга кадәр үз эченә күрше Татарстан чигенә кадәр урнашкан 208 авылны берләштергән. 1935 елдан соң хәзерге чикләре сызыла.
1964 елда район үзәге Дүртөйле "шәһәр тибындагы поселок" статусын ала, ә 1989 елда шәһәргә әверелә. Бүген район үсешен дәвам итә. Яңа социаль объектлар файдалануга тапшырыла, кырларда шаулап иген үсә, киң колач белән төзекләндерү эшләре бара.
Дүртөйле шәһәре елъязмасына бу ел аеруча истәлекле булып кереп калачак, чөнки ул быел Бөтенрусия кече шәһәрләр һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы шәһәр мохите тудыруга иң яхшы проектлар конкурсында җиңде. Бу җиңү шәһәрне төзекләндерү өчен тоемлы федераль финанслауга юл ачты.
Яздан шәһәрдә зур эшләргә старт бирелде. Аларның иң колачлыларының берсе – Дүртөйленең үзәк Ленин урамын яңарту башланды. Биредә апрель азагында район хакимияте заказы буенча «Уфа газ компаниясе» җәмгыяте җәяүлеләр юлын төзекләндерүгә кереште. Тротуарны Ленин урамының бөтен озынлыгында яңарту каралган. Эшләр октябрь ахырына тәмамланырга тиеш.
“Дүртөйле. Яңа энергия” дип аталган төзекләндерү проекты буенча Ленин мәйданы да зур үзгәреш кичерәчәк. Биредә мәдәни ял итү, төрле фәһемле чаралар оештыру өчен заманча шартлар тудыру күз уңында тотыла. Әлеге проект шәһәрнең тарихи һәм заманча өлешләрен берләштерәчәк, ди белгечләр. Җәен Дүртөйле Мәдәният сарае каршында төсле су чәчрәтеп балкучы яңа фонтан ачылуы яше-карты өчен тагын бер зур сөенеч булды.
Бүген көн кадагында - урак. Район уңганнары мул уңышка йөз тота. Әлегә тулай җыем - 37 мең тонна, гектардан уртача уңыш 27,9 центнер тәшкил итә. Игенчеләр ашлыкны 13 335 гектарда урып-җыйган, бу - планлаштырылган күләмнең 35 проценты.
Туган районнарының 90 еллык юбилеен Дүртөйле халкы Республика көнендә бәйрәм итәргә ниятли.
Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән