2020 елда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру чаралары кысаларында Милләтләр эшләре һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча федераль агентлык һәм Русия Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы ярдәмендә Милләтара журналистика гильдиясе милләтара һәм этноконфессиональ мөнәсәбәтләр мәсьәләләрен киңкүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга “СМИротворец” ХII Бөтенрусия конкурсын үткәрә.
Конкурс 2008 елдан бирле Милләтара журналистика гильдиясе башлангычы белән уздырыла һәм федераль округлар буенча этапларны үз эченә ала. 193 этнос яшәгән Русиядә этникара тематика иң авыр һәм нәзакәтле булып кала, шуңа күрә конкурска мөнәсәбәт тә үзенчәлекле: дәүләт башлыгы Владимир Путин җиңүчеләргә сәлам юллады.
Конкурсның максаты -- киңкүләм мәгълүмат чараларында күпмилләтле Русиянең тормышын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, халыкларның этномәдәни үсеше һәм үзара хезмәттәшлеген, шулай ук дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте институтларының милләтләрнең бердәмлеген ныгыту эшчәнлеген яктыртучы журналистларның һөнәри эшчәнлеген бүләкләү.
Конкурска федераль, өлкә, республика, шәһәр, район, этник киңкүләм мәгълүмат чараларының 2019 елның 1 августыннан 2020 елның 1 августына кадәр урыс һәм башка телләрдә басылып чыккан яисә телерадиоэфир әсәрләре кабул ителә.
Катнашу шартлары белән тулырак “Милли акцент” сайтында:
https://concours.nazaccent.ru/2020/about/ танышырга мөмкин.
Фото: concours.nazaccent.ru