+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 август 2020, 06:45

"Агачларны кисү нигә кирәк?"

Башкортстанның зурлыгы буенча икенче урында булган Стәрлетамак шәһәрендә яшәүчеләр төзекләндерү, чисталык, экология мәсьәләләре белән социаль челтәрләр аша республика Башлыгы Радий Хәбировка еш мөрәҗәгать итә.

Башкортстанның зурлыгы буенча икенче урында булган Стәрлетамак шәһәрендә яшәүчеләр төзекләндерү, чисталык, экология мәсьәләләре белән социаль челтәрләр аша республика Башлыгы Радий Хәбировка еш мөрәҗәгать итә.
Аларның да һәр мөрәҗәгатен “Инцидент” системасы теркәп бара һәм тиешле дәүләт власте органнарына юнәлтә.
Светлана Криволапованы шул аптыраткан: “Ольховка елгасына кайчан да булса игътибар итәрләрме? Кызганыч, елга саега һәм үлеп бара, ә кайчандыр анда кешеләр су коена иде”, — дигән ул.
Стәрлетамәк хакимияте аңа: “Әлбәттә, елгага игътибар бар. Яр буе микрорайонын төзегәндә Ольховка буен төзекләндерү планлаштырыла”, — дигән җавап җибәргән.
Шушы шәһәрдә яшәүче Дмитрий Абрамов: “Безнең начар экология шартларында Ходайбирдин урамындагы тоннель янында агачларны кисү нигә кирәк? Ел саен утыртырга да утыртырга, югыйсә. Анда авария хәлендәге агачлар юк. Гомумән, нәрсә турында уйлыйсыз?” — дип ачыргалана.
Егеткә Стәрлетамак хакимиятеннән шундый эчтәлекле җавап килгән. “Дмитрий, сез ялгышасыз. Анда авария хәлендәге агачлар бар. Сез аларга игътибар итмәгәнсез генә. Юл өстенә салынып төшкән агачларны гына кисү планлаштырылган, чөнки алар кипкән һәм куркыныч тудыра: кинәт сынып, Ходайбирдин урамындагы машина юлына килеп төшәргә мөмкиннәр”, — диелгән анда.
Читайте нас