Республиканың Салават районында зур фаҗига була язган. Ихатада уйнап йөргән бала каты җәрәхәтләнгән.
Салават районы Калмаклар авылында була бу хәл. Балигълык яшенә җитмәгән малай ихатада уйнап йөргән чагында коймага менәргә уйлый. Ә ул профнастилдан эшләнгән була. Җайсыз тотынуы аркасында, баланың кул чуклары сеңерләренә кадәр киселә. Ярый әле, аны тиз арада дәваханәгә озаталар. Табиблар баланың кулларын саклап калу өчен барысын да эшли.
"Уеннан уймак чыга", ди бит халык. Хәвефсезлек кагыйдәләрен балаларыбыз колагына даими киртеп торсак иде.