Салават районара суды 41 яшьлек Дуван кешесенә карата хөкем карары чыгарган. Ул алты ел гомерен рәшәткә артында үткәрергә тиеш. Ана капиталын акчага әйләндереп бирәм дип бик күпләрне алдаган өчен закон каршысына бастырылган ул.
Дуван районында "АЙ" кредит кулланучылар кооперативы җитәкчесе ана капиталын акчага әйләндереп бирүе хакында игъланнар тараткан. 2012 елдан 2017 елга кадәр ул 44 сертификат иясенең 17 миллион сумнан артык акчасын үзләштергән.
Моннан тыш, акчаларын процентка салучыларны да күпләп төп башын утырткан ул. Җәмгысе клиентларын 37 миллион сумга талаган. Җинаятьләрен алдар Дуван, Мәчетле һәм Кыйгы районнарында кылган.
Җинаять җаваплылыгыннан качу өчен 2017 елда ул үлгәнгә сабышкан: үзен батып үлгән дип уйласыннар өчен яр буенда киемнәрен салып калдырып качкан. Ике елдан соң гына полиция аның эзенә төшеп, кулга алган.