+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 август 2020, 14:30

Министрлар советы рәисе урынбасарын үтерүче ярлыканмады

Дәүләт җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев Башкортстан Башлыгы каршындагы ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия утырышын уздырды.

Дәүләт җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев Башкортстан Башлыгы каршындагы ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия утырышын уздырды.
Комиссия ярлыкау турында өч үтенечне карады. Аларның берсе 1998 елда югары дәрәҗәле түрәне - Кырым Республикасы Министрлар Советы рәисе урынбасары Александр Сафонцевны үтерүдә катнашкан Украина дәүләт иминлеге органнарының элекке хезмәткәренә кагыла.
- Җинаять кылынган вакытта хөкем ителүче Украинаның дәүләт иминлеге органнарында хезмәт иткән, - диде Константин Толкачев. - Аңа Кырым территориясендә коррупциягә һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш ышанып тапшырылган. Әмма ул җинаятьчел юлны сайлаган. Суд аның үтерү кылган бандитлар төркеме лидеры һәм әгъзалары белән элемтәсен урнаштыруын һәм аның җинаятьтә турыдан-туры катнашуын ачыклаган.
Александр Сафонцев урнага салынган шартлаткыч җайланма шартлау нәтиҗәсендә күпсанлы тән җәрәхәтләреннән һәлак булган. Башка кешеләр дә зыян күрә. Хөкем ителүче тикшерүдән бик озак качып йөри, халыкара эзләүгә игълан ителә. 2009 елда Канар утрауларында Испания полициясе тарафыннан кулга алынган. 11 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Җәза 2014 елдан башлана. 2016 елның мартыннан ул Башкортстан территориясендә колониядә.
- Эшне ныклап өйрәнгәннән соң, кылынган җинаятьнең иҗтимагый куркыныч дәрәҗәсен исәпкә алып, комиссия ярлыкау турындагы үтенечне кире кагу карарын кабул итте, - дип хәбәр итте Константин Толкачев.
Исерек хәлдә кешене үтергән 43 яшьлек ир-егетнең, банк картасы белән мошенниклык кылган 28 яшьлек ир-егетнең үтенечләрен дә комиссия кире какты.
Фото: pixabay.com.
Читайте нас