1930 елның 20 августында ВЦИК карары нигезендә Башкорт АССРында оештырылган 48 район арасында Туймазы районы да була. Аның үзәге Туймазы авылында урнаша. Район составына Бәләбәй кантоны волостьлары керә.
Тарихи яктан караганда шушы зур булмаган вакыт эчендә Туймазы районы үсеш алган икътисады һәм социаль тармагы, алдынгы технологияләргә нигезләнгән сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы булган төбәккә әверелә. Бүген районда 130977 мең кеше, шул исәптән Туймазы шәһәрендә 68246 кеше яши. 18 авыл биләмәсенә 114 торак пункты керә.
Узган гасырның 40нчы елларында төбәктә нефть яткылыгы ачылу районның социаль-икътисади үсешенә зур этәргеч бирә. Сыйфатлы девон нефтен табу нәтиҗәсендә Туймазы районы Башкортстанның нефть чыгару сәнәгате үзәкләренең берсенә әверелә.
Шушы еллар эчендә ирешелгән уңышларның нигезендә районда яшәүчеләрнең берничә буыны, төрле һөнәр ияләре тырышлыгы ята. Шуңа күрә туймазылылар районга нигез салучыларга рәхмәтле. Аларның хәрби һәм хезмәт батырлыклары республика елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган. Районнан 8 Советлар Союзы Герое, Дан орденының бер тулы кавалеры чыккан. 12 кеше Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган. Өч кеше - Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры.
Соңгы елларда Туймазыда балалар поликлиникасы файдалануга тапшырылды, "Туймазы-Арена" боз комплексы, күпфункцияле үзәк эшли башлады. Кандрада физкультура-савыктыру комплексы, бик күп авылларда социаль-көнкүреш объектлары, фельдшер-акушерлык пунктлары, мәдәният учреждениеләре, балалар бакчалары, модельле 8 китапханә эшли башлады. Шәһәр һәм авыллар яңа торак массивлары исәбенә киңәя.
Авыл хуҗалыгы җитештерүе күләмнәре буенча төбәк республикада беренче өч район исәбенә керә. "Кушбүләк", "САВА", "Туймазыагрогриб", "Туймазы" АПКсы, "Бишенде", Серафимовка сөт комбинаты һәм башка предприятиеләр республикадан читтә дә киң билгеле. Өязе сырлары да киң танылу ала бара.
Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов социаль челтәрләрдә райондашларына зур юбилей белән котлавын урнаштырган.
"Бүген районда яңа вакыйгалар, эшләр гөрли. Тормыш дәвам итә. Туган районыбыз меңләгән кешегә җылы һәм ышанычлы йорт булсын", - дип теләкләрен белдергән Айдар Рифгать улы.
Фото: Туймазы районы хакимияте сайтыннан