Бүген, 22 августта, Русия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Башкортстан мәдәният учреждениеләре бу көнгә багышланган төрле чаралар һәм акцияләр әзерләде, дип хәбәр иттеләр Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Бәйрәм уңаеннан Халык иҗаты республика үзәге "Минем гаиләдә Русия флагы" онлайн флешмобы оештыра. Катнашу өчен социаль челтәрләрдә Русия флагы белән бәйле фото- һәм видеоматериалларны бастырырга кирәк. Катнашу өчен @ rcntufa, @rcnt_rb билгесе #ДеньРоссийскогофлагаУФАРЦНТРБ, #Российскийфлагвмоейсемье хэштегы куярга кирәк.
Бу көнне Башкортстан Республикасының барлык гомумфайдалану китапханәләре төрле акцияләр, флешмоблар, конкурслар, викториналар, китап күргәзмәләре үткәрәчәк. Күпчелек чаралар онлайн режимында узачак.
Башкортстан китапханәләре тарафыннан социаль челтәрләрдә һәм сайтларда 650дән артык чара планлаштырылган.
21 һәм 22 августта Башкортстанның дәүләт һәм муниципаль музейлары Русия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган республика музей акциясендә катнашачак.
Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен Русия флагы бәйрәме уңаеннан Башкортстан музейлары саф һавада бәйрәм чаралары уздырачак, алар ил һәм аның флагы тарихына багышланачак