+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 август 2020, 19:25

Собчак Башкортстанда нишләп йөри?

Шимбә көнне Ксения Собчак Башкортстанга килде.

Шимбә көнне Ксения Собчак Башкортстанга килде.

"Сак булыгыз, Собчак" проекты Куштау тавындагы хәл турында документаль фильм төшерә. Бу хакта "Башинформ" порталы хәбәр итә.

Әлеге вакытка Собчак Куштауны яклаучылар лагеренда булып, алар белән Максим Галкинга шалтыратырга да өлгергән. Галкин Куштауны яклап чыгыш ясаган иде, аңа моның өчен рәхмәт белдергәннәр.

Исегезгә төшерәбез, республикада БСК компаниясе һәм тауны яклаучылар арасында конфликт чыкты. Тауны яклап, шулай ук, Юрий Шевчук, Максим Галкин, Ләйсән Үтәшева кебек күп кенә медиа шәхесләр чыгыш ясады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Куштауны яклаучылар белән очрашты һәм Куштауга, Торатау һәм Йөрәктау белән беррәттән, махсус сакланучы табигать территориясе статусы бирү турында документлар әзерләнүе турында хәбәр итте.

Фото: ufa1.ru
Читайте нас