Кеше талауның яңа ысулы хакында языйк әле. Бәлки, кемнедер алданудан саклап калырбыз. Бу угры, полиция хезмәткәре һәм маньяк ролен уйнап, пенсионерның 400 мең сум акчасына хуҗа булган.
70 яшьлек әбекәйнең телефонына бер ир-егет шылтыраткан. Ягымлы тавыш белән үзенең участок инспекторы булуын белгерткән һәм әңгәмә ахырында сак булырга өндәгән. "Сезнең төбәктә Гриша исемле үтерүче-маньяк барлыгы ачыкланды, тик әле эзенә төшә алмыйбыз", - дигән ул.
Бер сәгать үткәнме-юкмы, әбигә тагын шылтыратканнар. Бу юлы трубкада карлыккан ир-егет тавышы ишетелгән. Ул үзен "Гриша" дип таныштырган. Шунда ук әбекәйгә шарт та куйган: "Тыныч кына яшисең килсә, 400 мең сумыңны әзерлә!"
Пенсионер, "таныш участок инспекторына" элемтәгә чыгып, Гришаның пәйда булуын, үзеннән акча таләп итүен әйткән. Тегесе исә, имеш, маньякны кулга алу өчен әбигә "задание" биргән: акчаны маньяк күрсәткән урынга илтергә кирәк, ә полиция җинаятьчене шунда көтеп торып кулга алачак, дигән.
Әби, банкка барып, барлык булган акчасын - 385 мең сумын алып, маньяк әйткән җиргә илткән һәм битлек, перчатка кигән кешегә тапшырган. Ә полиция килмәгән! Әби белән "маньяк" та, "участок инспекторы" да башкача элемтәгә чыкмаган. Шуннан соң гына әби улына бу вакыйга турында сөйләгән.
Улы исә тиз арада полициягә гариза язган.