Фотожурналист Әгъләм Зараевның шәхси архивыннан.
Игенчелек культураларын үстерүдәге һәм авыл хуҗалыгы техникасын югары җитештерүчәнле файдаланудагы казанышлары өчен республикабызның берьюлы унбиш фидакарь эшчәненә СССР Югары Советы Президиумының 1966 елның 23 июнендәге указы белән Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Аларга “Урак һәм чүкеч” алтын медальләрен һәм Ленин орденнарын 12 июльдә КПССның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре, КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Югары Советы Президиумы әгъзасы Зыя Нуриев тапшыра. Югары исемгә лаек булган якташларыбызның зур төркемен 12 кешене — Әгъләм Зараев Уфаның Совет мәйданында фотога төшерә һәм аларның һәрберсенә истәлеккә тапшыра. Ул фото икенче көнне “Кызыл таң” гәзитенең беренче битендә басыла. Әйдәгез, ул Геройларны янә искә алып үтик. (Фотода сулдан уңга).
Дмитрий Афанасьевич Злыдников 1928 елның 15 сентябрендә Әлшәй районының Михайловка авылында туган. Дүрт сыйныф кына белем алып, хезмәт юлын 14 яшендә Ташлы МТСы тракторчысы булып башлап җибәргән. Өч ел армиядә хезмәт иткәннән соң Раевка паровоз депосында ике ел кочегар булып эшли. 1954 елда кабат МТСка кайта. Ә 1962 елдан туган районының “Завет Ленина” колхозында бригадир вазыйфасына тәгаенләнә. 1983 елда пенсиягә чыга. 1998 елның 11 мартында вафат була.
Фазулла Зәйнулла улы Шәяхмәтов 1929 елның 22 апрелендә Учалы районының Ишкенә авылында туган. 1945 елда “Коммунар” колхозында эшли башлый. 1949 елдан — тракторчы. Ун елдан иген культуралары игү буенча механикалаштырылган отряд җитәкчесе итеп үрләтәләр. Планнарны һәрчак арттырып үтәү белән бергә, ул күп кенә яшьләрне үз һөнәренә өйрәтә. 1994 елда пенсиягә чыга. 2002 елның 10 ноябрендә вафат була.
Гатфан Гыйзетдин улы Сафин 1920 елның 20 маенда Авыргазы районының Ишле авылында туган. Әтисен мулла булган өчен төрмәгә озатканда малайга 11 яшь була. Гаиләдә тагын өч кыз. Балаларны — мәктәпкә, гаиләне колхозга алмыйча интектерәләр. Менә шундый шартларда башланып китә үзен гаиләнең терәге итеп тойган Гатфанның игенчелек шөгыле. 12 яшендә ул басуда эшләүчеләргә ат белән су, ә урак чорында аннан ашлык ташый башлый. Сабанчы булып та эшләп ала. Ишле МТСы оештырылгач, шундагы механизаторлар курсында укып чыга. 1941 елның маенда армиягә алына. Тагын да бер айдан сугыш башлана. Фронтта ул тәүдә пехотада була. Чигенү, коралдашларын югалту ачысын кичерә. Беренче тапкыр яраланганнан соң кабат сафка баса. Аны сапер-разведчик итеп тәгаенлиләр. Гаскәрләргә юл ачучы, алдан баручы вазыйфасын өч елга якын үти. Бервакыт аяк астында мина шартлап, Сафин җиргә күмелә. Сул аягының тездән түбән сөяге челпәрәмә килә. Иптәшләре казып алып, госпитальгә озаталар.
1944 елның бозлар актарылып, су ташкан язында култык таякларына таянган Гатфан Аккүл станциясендә поезддан төшеп кала. Икенче көнне әнисе Фатыйма аны ат белән барып ала. МТС конторасына барып күренүгә, ай-ваена да куймыйча, аны тракторчылар бригадиры итеп тәгаенлиләр.
Гатфан Сафин 35 ел бригадир булып эшләгәндә “Үзән” колхозы алдынгылар рәтендә барды. Ашлык — гектарыннан 40, шикәр чөгендере 300-400 центнерга җиткән чаклар булды.
Гатфан абый белән Мәмдуха апа җиде ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр, олы тормыш юлына чыгардылар. Шөкер, үзләре дә шактый озын гомер кичерде. Социалистик Хезмәт Герое исемен Авыргазы районында беренче булып алган Гатфан абзыйның вафаты 2012 елда.
Хәмитҗан Камал улы Зарипов 1910 елның 15 августында Чакмагыш районының Каргалы авылында туган. Хезмәт юлын бик яшьли авыл хуҗалыгында төрле эшләрдә башлап җибәрә. Оештыру сәләте сизелгән егетне, белеме дүрт сыйныф кына булуына карамастан, авыл Советы секретаре, аннары рәисе итеп сайлыйлар. 1942-44 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Аннан кайткач, Каразирек авыл Советына җитәкчелек итә. 1950 елның декабрендә “Кызыл әләм” колхозы рәисе итеп сайлана. Бераз вакыт Маленков исемен йөрткән, аннары “Победа” итеп үзгәртелгән бу күмәк хуҗалыкка Хәмитҗан Камал улы 1969 елга кадәр җитәкчелек итеп, аны республикада алдынгылар сафына чыгара. Фронттагы батырлыклары II дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены белән билгеләнгән рәис 1945 һәм 1960 елларда БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, 1949 елда — “Почет билгесе”, 1957 елда — Хезмәт Кызыл Байрагы, 1966 елда Ленин орденнары белән бүләкләнә.
Хәмитҗан Зарипов 1990 елның 9 февралендә вафат була. Туган ягында аның бюсты, мемориаль тактаташ куелган, Каргалы урамнарының берсенә исеме бирелгән.
Яһүдә Гыйльметдин улы Баһаветдинов 1922 елның 3 гыйнварында Благовар районының 2нче Чулпан авылында туган. Хезмәт биографиясен аңа бик яшьли йөк төяүче-бушатучы булып башларга туры килә. 1937 елның июленнән — Уфа моторлар эшләү заводында, 1939 елның февраленнән Приморье краеның Сучан тимер юл станциясендә. 1941 елның июнендә Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен “Кызыл йолдыз” һәм I дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары белән бүләкләнә. 1946 елның июнендә хәрби хезмәттән кайткан яугир җиң сызганып туган колхозында эшкә тотына. 1950 елның февралендә аны бригадир итеп тәгаенлиләр. Шуннан бирле без аны өч дистә елдан артык Благовар районы “Октябрь” колхозының данлыклы бригадиры буларак белдек.
Ленин ордены, Октябрь революциясе ордены белән дә бүләкләнгән, III Бөтенсоюз колхозчылар съезды делегаты да булган Яһүдә Баһаветдинов 2000 елның 3 мартында арабыздан китте.
Әхмәтзаһит Кадрай улы Вәлиев 1930 елның 22 апрелендә Чакмагыш районының Тозлыкуш авылында туган. Сугыш чоры баласы буларак, 13 яшендә үк аңа шушындагы Киров исемендәге колхозда эш башларга туры килә. 1952 елдан тракторчы булып эшли. 1961 елда бөртекле культуралар игү буенча механикалаштырылган отряд башлыгы итеп тәгаенләнә. Аның коллективы иген уңышын күтәрүдә, ягулык-майлау материалларын янга калдыруда югары казанышларга ирешә. Җитәкче үзе, Герой исеменнән тыш, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медале белән дә бүләкләнә. Ә. Вәлиев 1973 елдан башлап, сәламәтлеге торышы буенча 1975 елда пенсиягә киткәнче, “Башнефть” берләшмәсе системасында эшли. Чакмагыш районының Мактау китабына кертелгән. 2007 елда вафат булганчы Дүртөйле шәһәрендә яшәде.
Антон Дмитриевич Костарев 1928 елның 18 сентябрендә Мишкә районының Малонакаряково авылында туган. Бөре районының “Урал” колхозында 1940 елда хезмәт юлын башлый. 1950 елдан Бөре МТСы тракторчысы, тракторчылар бригадиры, “Урал” колхозы рәисенең техника буенча урынбасары булып эшли. 1963 елдан шул ук колхозның тракторчылар бригадасы җитәкчесе булганда эштә зур уңышларга ирешә. 1975 елдан колхозның машина-трактор паркы мөдире вазыйфасында эшләп, 1985 елның 15 августында вафат була.
Тәлгать Лотфулла улы Рахманов 1920 елның 15 июнендә Илеш районының Абдулла авылында туган. Бөре педагогия училищесын тәмамлаган, 1940-45 елларда хәрби хезмәттә булган, сугышта катнашкан, 1965-87 елларда Илеш районына җитәкчелек иткән бу шәхеснең тууына 100 ел тулу уңаеннан “Кызыл таң”ның 16 июнь санында аның турында күләмле һәм фәһемле материаллар басылды. Шуңа әле аның турында язып тормыйм.
Рифкать Зиннәтулла улы Зиннәтуллин 1928 елның 15 декабрендә Илеш районының Татар Мәнәвезе авылында туган. 1945 елда “1 Май” колхозында эшли башлый. 1949-52 елларда армиядә хезмәт итә. Аннан кайткач, Фрунзе исемендәге колхозда төрле эшләр башкаручы, ферма мөдире була. Соңрак ХХII партсъезд исемен йөртә башлаган колхозның комплекслы бригада җитәкчесе вазыйфасына 1959 елда тәгаенләнә. Р. Зиннәтуллин 1989 елда пенсиягә чыга, 2005 елның 15 ноябрендә вафат була.
Фәйзелгаян Фәтхелбаян улы Яхин 1923 елның 9 июнендә Илеш районының Йонны авылында туган. Белорет металлургия заводында электр белән эретеп ябыштыручы буларак, 1938 елда хезмәт юлын башлый. 1940-41 елларда Илеш районындагы Яркәй МТСы тракторчылар бригадасы хисапчысы булып эшләп ала. 1941 елның маеннан — гражданнар авиациясе мәктәбе курсанты. 1942-48 елларда армиядә хезмәт итә, сугышта катнаша. Демобилизацияләнгәннән соң ДОСААФның Илеш район комитеты рәисе, КПССның Илеш район комитеты инструкторы, Андреевка МТСының партия оешмасы секретаре булып эшли. 1958 елның июнендә “Октябрь” колхозы рәисе итеп сайлана һәм бу вазыйфаны 1987 елда пенсиягә чыкканчы башкара.
Бу дәвердә “Октябрь” колхозының даны бөтен илгә тарала. Ул берничә тапкыр Мәскәүдә СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша. Рәис үзе, Герой исеме алу белән бергә, Ленин ордены, I дәрәҗә “Ватан сугышы”, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә. 1970-75 елларда ул СССР Югары Советы депутаты булып тора.
1999 елда вафат булган Фәйзелгаян Яхинның исеме районның Исәнбай авылындагы урамга бирелгән.
Михаил Тихонович Никифоров 1918 елның 7 ноябрендә Бүздәк районының Казанка авылында туган. Әлшәй ашлык совхозында 1936 елда тракторчылар курсын тәмамлаганнан соң, 1939 елга кадәр Бүздәк ашлык совхозында тракторчы, шофер булып эшли. 1939-47 елларда хәрби хезмәттә була. Фронттагы батырлыклары II дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены белән билгеләнә. Тыныч хезмәткә кайткач, Бүздәк совхозында тракторчы, ферма мөдире, агроном була. Комсомол бүлекчәсе идарәчесе вазыйфасыннан 1978 елда пенсиягә китә. 1993 елның 30 октябрендә вафат булган М. Никифоров исемен Комсомол авылында урам йөртә.
Исмәгыйль Әхъяр улы Әхъяруллин 1910 елның 10 июлендә Чакмагыш районының Каракөчек авылында туган. Миловка авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, 1932 елда Морак совхозында өлкән агроном булып эшкә тотына. 1935-37 елларда армиядә хезмәт итеп кайткач, Чакмагыш МТСының өлкән агрономы итеп тәгаенләнә. 1938-40 елларда — Башкортстан сортлы орлыклар дәүләт страховка фонды конторасының өлкән агрономы. 1941 елның июлендә махсус курслар тәмамлап, СССР Дәүләт иминлеге министрлыгының Бакалы һәм Яңавыл районнары бүлекләренә җитәкчелек итә. КПСС өлкә комитеты Исмәгыйль Әхъяр улын, авыл хуҗалыгы белгече буларак, 1954 елның мартында Башкортстан ашлык тресты карамагына җибәрә. Озак вакытлар артта сөйрәлеп килгән Дәүләкән ашлык совхозы, И. Әхъяруллин директор итеп тәгаенләнгәч, алдынгылар сафына чыга, 1960 елдан рентабельле эшли башлый. Исмәгыйль Әхъяр улы 1969 елның ноябрендә пенсиягә чыга, 2004 елның 7 маенда, 94 яшен тутырып килгәндә, вафат була.
“Социалистик Хезмәт Герое” исеме алганда төшерелгән күмәк фотога эләкмәгән өч шәхесне дә читтә калдырмыйк.
Хәбибулла Бәхтигәрәй улы Абдюшев 1920 елның 1 мартында Федоровка районының Динес авылында туган. “Чулпан” колхозында бер ел мал караганнан соң, 15нче яше белән барганда шул райондагы Октябрь МТСы каршындагы тракторчылар курсына җибәрелә, укуын тәмамлагач, шунда ук эшкә калдырыла. 1941 елның апрелендә армиягә алына. Гвардия минометчылар дивизиясе составында канлы алышларда катнаша. II дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә. Сәламәтлеге торышы буенча 1944 елда демобилизацияләнә һәм, кайтып, тракторчы булып эшләвен дәвам итә. 1959 елдан Фрунзе исемендәге колхозның комплекслы бригадасына җитәкчелек итә. 1966 елдан алып 1980 елда пенсиягә киткәнче агроном, МТМ мөдире булып эшли. 1988 елда вафат була.
Әхмәт Гата улы Әминев 1924 елның 1 сентябрендә Ярмәкәй районының Тарказы авылында туган. Дәүләкән авыл хуҗалыгы техникумының өч курсын һәм Үзбәкстанның Коканд укытучылар институты каршындагы физика һәм математика укытучылары әзерләү курсларын тәмамлаганнан соң, шул республика мәктәпләренең берсендә педагогик эшчәнлеген башлый. Бер елдан туган авылы мәктәбенә укытучы булып кайта. 1943 елның декабрендә ВЛКСМның Ярмәкәй райкомының беренче секретаре итеп сайлана. 1947 елның апрелендә ВКП (б) райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире итеп раслана. Ике еллык өлкә партия мәктәбен тәмамлап, Илеш райкомының өченче, икенче, беренче секретаре булып эшли. 1965 елның гыйнварыннан — КПССның Дүртөйле район комитетының беренче секретаре. 1973-82 елларда — республикабызның авыл хуҗалыгы министры. Янә дүрт ел Авыл хуҗалыгы институтының квалификация күтәрү буенча проректоры булып эшләп ала. Читтән торып укып, 1964 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Ә соңрак икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый.
Әхмәт Гата улы 1963-67 елларда РСФСР Югары Советы, 1967-85 елларда БАССР Югары Советы депутаты булып тора. Аның күкрәген, “Урак һәм чүкеч” алтын медаленнән тыш, Ленин ордены, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, “Почет билгесе” орденнары һәм берничә медаль бизи.
Әхмәт Әминев 1999 елның 20 сентябрендә вафат була. “Тарказы” хуҗалыгы һәм Дүртөйле шәһәрендәге бер урам аның исемен йөртә.
Шифа Гарифулла улы Рәҗәпов 1925 елның 15 гыйнварында Миякә районының Сатай авылында туган. Хезмәт юлын 15 яшендә “Юлдаш” колхозында башлап, тагын бер елдан Җилдәр МТСында комбайнчы буларак дәвам итә. 1943 елның февралендә Кызыл Армия сафларына чакырыла. Үзәк һәм Ленинград фронтларында сугыша, Днепрны кичүдә катнаша. Сәламәтлек торышы буенча 1944 елда демобилизацияләнеп кайткач, шул ук МТСта, “Правда”, “Дим”, “Башкортостан” колхозларында тракторчы була. 1970 елда СССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. 1985 елда пенсиягә чыкканга кадәр тракторчылар бригадиры ярдәмчесе булып эшли.
Шифа Рәҗәпов Янәби-Урсай авылында яшәп, 2011 елның 1 октябрендә вафат булды.
* * *
Илнең халык хуҗалыгын, фәнен һәм мәдәниятен күтәрүгә, оборона куәтен арттыруга зур өлеш керткән, хезмәт батырлыгы күрсәткән шәхесләргә бирү өчен 1938 елның 27 декабрендә СССРда “Социалистик Хезмәт Герое” исеме булдырыла. Башкортстанда мондый югары исемгә 244 кеше лаек була. Ә бер якташыбыз — Белорет районының Зигазы авылында 1936 елның 14 гыйнварында туган Василий Дмитриевич Наумкинга “Социалистик Хезмәт Герое” исеме ике тапкыр — 1976 һәм 1985 елларда бирелә. Ул гомер буе Магнитогорск металлургия комбинатында домна миче горновое булып эшли. 1993 елның 10 августында нибары 57 яшендә вафат була. Зигазы авылында һәм Магнитогорск шәһәрендә Василий Наумкинның бронза бюсты куелган. Зигазыда, моннан тыш, аның исемен йөртүче урам бар.
Фәрит Фаткуллин.