+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 август 2020, 12:50

Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов Казанда Кабан күле буенда булдылар

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кабан күле буенда булдылар һәм казанлыларның яраткан ял итү урынын реконструкцияләү барышы белән таныштылар. Экскурсияне Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бикмәмбәтова уздырды.

Кабан күлләре системасы - уникаль табигать һәйкәле һәм су мәйданы буенча Татарстанда иң зур (193 гектар) күл системасы. Яр буен төзекләндерү Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында алып барыла.
Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров төзекләндерелгән яр буенда йөреп, арт-объектларны карады, ял итүчеләр белән аралашты, алар арасында Уфадан туристлар да бар иде, шулай ук су үсемлекләре каскадына һәм агач пирска төштеләр.
Казанда ике төбәк башлыгы Мостай Кәрим һәйкәлен ачуда катнашты.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас