Кер тактасына охшаган юл һәм шунда ук ярымачык люк — Уфаның Станиславский урамы, 44 адресы буенча участок элек шундый булган. Кечкенә балалар, йорт хайваннары һәм автомобильләр өчен курку хисе урындагы халыкны даими бимазалаган.
“Бу проблема озак интектерде. Тиешле урынга язганчы. Без сигнал биргәнче. Беренчедән, барыбызның да балалары монда. Кечкенә балалар. Өстәвенә, малайлар, үзегез беләсез, шук, тыңламый. Шул урындагы чокыр безне нык сагайтты. Төнлә машиналар шулкадәр тиз йөри, ничә тапкыр шушы чокырга тәгәрмәчләре килеп эләкте”, — ди Ольга Крючкова.
Проблемаларны үзаллы гына хәл итә алмый арыгач, халык социаль челтәрләргә шикаятьләр яудыра башлый. Мөрәҗәгатьләрне “Инцидент-менеджмент” системасы терки.
Халыкның чокыр-чакырларны ремонтлауда ярдәм сорап язган мөрәҗәгатьләренә оператив җавап кайтаралар. Чөнки люк ачык булганга, ул машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә куркыныч тудыра.
“Башта территорияне тикшердек, Станиславский урамының бу участогында, чыннан да, ремонт таләп ителүе ачыкланды. 90 квадрат метр мәйданда ремонт ясалды, моның өчен 15 тонна асфальт-бетон катнашмасы кулланылды”, — дип җавап бирәләр Уфаның Сипайлово бистәсенең төзекләндерү буенча хезмәтеннән.