27 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Казанга килде.
"Татарстан белән Башкортстан - мәңгегә тугандаш республикалар! Бүген Казанда Рөстәм Миңнеханов белән бергә бөек язучы, драматург һәм шагыйрь Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды. Танылган якташыбызга Татарстан йөрәгендә һәйкәл ачу - бик символик һәм якты вакыйга.
Моннан 60 ел элек Мостай Кәрим республиканың 40 еллыгы белән тәбрикләп болай дип язды:
«Йырҙар яҙып, ҡулға тотоп
Безнең рухи остазыбыз, сүз остасы, шагыйрь, фронтовик, Мостай Кәрим Татарстанны яраткан, ике республика һәм халыкларның тугандаш дуслыгы өчен чыгыш ясаган. Һәм хәзер, Татарстанның йөз еллыгында, бу һәйкәл - Башкортстан белән Татарстан арасындагы дуслыкның үзенчәлекле символы. Барысына да чәчәк ату, тынычлык һәм яхшылык телим!" - дип яза Радий Хәбиров "Фейсбук"та.