Дүртөйле шәһәре зур яңарыш кичерә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан игълан ителгән Эстетика елы кысаларында республикабыз шәһәр һәм районнарында юлларны төзекләндерү, халык өчен гаилә белән матур һәм файдалы ял итү урыннарын булдыру, яктылык челтәрләрен яңарту буенча һәм башка төр бихисап эшләр дәвам итә.
Дүртөйле шәһәре елъязмасына исә 2020 ел аеруча истәлекле вакыйгалар белән кереп калачак, чөнки ул быел Бөтенрусия кече шәһәрләр һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы шәһәр мохите тудыруга иң яхшы проектлар конкурсында җиңде. Бу җиңү шәһәрне төзекләндерү өчен тоемлы федераль финанслауга юл ачты.
Проектның концепциясен әзерләү буенча күп эш башкарылды, аны эшләү өчен Дүртөйлегә Санкт-Петербург шәһәре архитекторлары килде, шәһәр һәм районның төзелеш тармагы белгечләре күп көч салды.
“Яраткан шәһәребезне ничек итеп күрәсегез килә?” дигән темага дүртөйлеләр белән сөйләшүләр, “түгәрәк өстәл”ләр үткәрелде, төзекләндерү эшләренә керешкәнче, аларның да фикерләре һәм теләкләре исәпкә алынды.
Яздан шәһәрдә зур эшләргә старт бирелде. Алар Дүртөйленең үзәк Ленин урамын яңартудан башланды. Биредә апрель азагында район хакимияте заказы буенча “Уфа газ компаниясе” җәмгыяте җәяүлеләр юлын төзекләндерүгә кереште. Җирнең уңдырышлы катламы — кара туфракны чыгарып, ком-гравий катнашмасы кертелде, вакташ һәм асфальт җәелде. Тротуарны Ленин урамының буеннан-буена яңарту каралган. Эшләр октябрь ахырына тәмамланырга тиеш.
“Дүртөйле. Яңа энергия” дип аталган шәһәрне төзекләндерү проекты буенча Ленин мәйданы да зур үзгәреш кичерәчәк. Биредә мәдәни ял итү, төрле фәһемле чаралар оештыру өчен заманча шартлар тудыру күз уңында тотыла. Әлеге проект шәһәрнең тарихи һәм заманча өлешләрен берләштерәчәк, ди белгечләр.
Җәен Дүртөйле Мәдәният сарае каршында төсле су чәчрәтеп балкучы яңа фонтан ачылуы яше-карты өчен тагын бер зур сөенеч булды.
Су композицияләрен биеклеге өч метрга кадәр җиткән динамик су баганалары барлыкка китерә. Тәүлекнең караңгы вакытында, су асты яктырткычлары ярдәмендә гаҗәеп күренеш туа: фонтанда салават күпере төсләренең тулы чагылышын күрергә мөмкин.
Суны куәте 700 Ватт булган өч насос суырта. 26 кубометр су сыйдырышлы ун метрлы бассейн граниттан эшләнгән.
Шулай итеп, Мәдәният сарае каршындагы мәйдан заманча ял итү зонасына әверелде. Анда колачлы реконструкция эшләре башкарылды. Әйткәндәй, әгәр коронавирус афәте булмаса, быел җәен Дүртөйле халкы биредә Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында республикабызга төрле илләрдән килгән катнашучылар белән очрашыр иде. Чит ил кунакларын киләсе елда кабул итә алырбыз, дип өметләнә дүртөйлелеләр.
Яңа фонтан янында балалар өчен чагу уен мәйданчыгы, атынгычлар, уңайлы эскәмияләр дә барлыкка килде. Резина өслек җәелгән спорт зонасы, җәяүлеләр өчен юл – болар барысы да балаларны кечкенәдән сәламәт тормыш рәвешенә өйрәтү өчен булдырылган.
Район Мәдәният сарае янында туй фотосессиясе оештырырга күнеккән яшьләр дә канәгать. Күзнең явын алырлык чәчәк түтәлләре, яшел үсентеләр ямь өстенә ямь булып тора. Машиналар өчен уңайлы һәм иркен тукталыш, ярминкәләр үткәрү өчен махсус урын булдырылган. Әйткәндәй, биредә беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте дә инде.
Эстетика елында юл төзекләндерү эшләре дә актив бара. Юл ремонтлау-төзү идарәсе эшчәннәре язгы җылы көннәр башлану белән автомобиль юлларында чокырларны ремонтлауга кереште. Бераздан, бер үк вакытта диярлек, шәһәрнең Мусин һәм Зәйлалов урамнарында юллар капиталь ремонтланды. Монда да иркен, заманча тротуарлар барлыкка килде.
Чебешне көз саныйлар, ди халык. Эстетика елы нәтиҗәләренә дә тиздән җентекле бәя бирелер, әлбәттә. Шул ук вакытта шәһәр һәм авылларыбыз күркәм, төзек, яшәү шартларыбыз уңайлы булсын өчен бер ел дәвамында гына түгел, һәрдаим җиң сызганып эшләргә кирәклеген онытмыйк.