Төнге юлда тизлек арттыруның фаҗигага китерүе бар. Моны барлык яшьләр дә аңлап бетерми шул...
Бүген төнлә Сибайда зур фаҗига булган - балигъ булмаган мотоциклчы үлгән. Мәгълүмат Башкортстанның ЮХХДИ башлыгы Динар Гыйльметдиновның рәсми битендә барлыкка килде.
«Рейсер Джи Эс» мотоциклында 17 яшьлек егетнең Сибайда Белов урамында бордюрга бәрелүе мәгълүм. Бәрелгәч, ул идарәне юаглта һәм юл читенә каплана. Егет алган җәрәхәтләрдән шунда үлә.
Аның йөртү хокукы турындагы таныклыгы булмавы һәм теркәлмәгән мотоцикл белән идарә итүе билгеле. Тикшерү башланган.
Фото:https://go.mail.ru/redir