Ирнең гәүдәсе атнадан артык суда яткан.
30 августта иртәнге 8 сәгать тирәсендә Агыйдел ярында Благовещеннан 700 метр ераклыкта бер ир гәүдәсе табылган.
Билгеле булганча, ул суда бер атна чамасы яткан, мәет инде үзгәрешләр кичергән. Үлгән кешенең тәнендә күзгә күренеп торган тән җәрәхәтләре юк, ул батып үлгән булса кирәк.
Кызганычка каршы, аны таный алмаганнар, күрер күзгә 40 яшьләр тирәсе. Гәүдәне үлем сәбәбен төгәл билгеләү өчен суд-медицина экспертизасына җибәргәннәр. Хокук сакчыларына бу хәлне ачыкларга туры киләчәк.
Фото: mk.ru