+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 сентябрь 2020, 16:25

Яңавылның "Көньяк" бистәсендә яшәүчеләрне нәрсә борчый?

Яңавылда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Көньяк" бистәсендә булды. Бу территорияне 2015 елда үзләштерә башлаганнар.

Яңавылда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Көньяк" бистәсендә булды. Бу территорияне 2015 елда үзләштерә башлаганнар.
Биредә гомум мәйданы 10 мең квадрат метрдан артык булган күпфатирлы дүрт йорт төзелгән, тирә-юньне төзекләндергәннәр. Күршедә сәүдә-сервис комплексы төзелә. 2021-22 елларда төзүчеләр 5 мең квадрат метр мәйданлы тагын ике торак йортны файдалануга тапшырырга планлаштыра.
Шунда ук шәхси торак өчен 280 участок кварталы урнашкан. Участоклар шул исәптән инвалид балалар тәрбияләүчеләргә һәм күпбалалы гаиләләргә бүленгән. Йортларның 80 проценты файдалануга тапшырылган инде.
Радий Хәбиров белән аралашу барышында авыл кешеләре үзләре өчен аеруча актуаль мәсьәләләр турында сөйләде. Шуларның иң мөһиме - газ белән тәэмин итү. Кешеләр өйләрен күмер яисә электр белән җылытырга мәҗбүр. Бистәдә яшәүчеләрдән бу тема буенча мөрәҗәгатьләрнең шактый өлешен "Инцидент-менеджмент" системасы да теркәгән.
- 2021 елда без газүткәргечне проектлый башлыйбыз, - диде Радий Хәбиров. - Ел җиңел булмаячак, әмма акчаны табарбыз. Ә 2022-23 елларда төзиячәкбез. Мин моны тиешле йөкләмә белән рәсмиләштерәм, район башлыгы эшне контрольдә тотачак.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас