+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 сентябрь 2020, 08:54

Балалар бакчасында - пычак белән коралланган үтерүче

53 яшьлек ир-егет балалар бакчасына кереп, 54 яшьлек хатын-кызны пычак белән чәнчеп үтергән.

53 яшьлек ир-егет балалар бакчасына кереп, 54 яшьлек хатын-кызны пычак белән чәнчеп үтергән.

Әлеге канлы вакыйга Мәскәү янындагы Воскресенск шәһәрендә 31 августта булган.
Кече тәрбияче булып хезмәт салучы хатынны эш урынына барып үз ире үтергән. Моның сәбәбен ул хатынының аерылышырга теләве белән аңлаткан. Балалар бакчасының коймасы аша кереп, җинаятьче запас ишектән бинага үткән. Бу вакытта каравылчы кайда булган дисезме? Ул төп керү ишеген генә күзәтә икән.
Татьяна дүрт яшьлек балаларны тәрбияләү төркемендә эшләгән. Котырынган ир-егет пычак тотып килеп кергәч, икенче тәрбияче, балаларны тиз генә җыеп, бәдрәф бүлмәсенә кереп качкан, шуңа күрә сабыйлар канлы җинаять шаһиты булмаган. Җинаятьче хатынына берничә тапкыр пычак кадагач, бахыр келәмгә ауган. Бу вакытта каравылчы полиция чакырткан, ул 10 минуттан килеп җиткән.
Танышлары, күршеләре хатынының гомерен кыйган Владимирның яхшы кеше булуын, җәмәгатен һәм кызын бик яратуын әйтә. 22 яшьлек кызына ул "Фольксваген» алып биргән. Хатыны яңа мәхәббәт тапкач, ирне алыштырып куйган кебек булганнар. Алда торган аерылышу, ул 7 сентябрьгә билгеләнгән, аны шушы хәлгә җиткергән, ди әлеге гаиләне белгән кешеләр.
Җинаятьче кулга алынган, балалар бакчасы хәвефсезлеген тәэмин итмәүчеләргә дә җавап бирергә туры киләчәк.


Фото: dsad30.ru
Читайте нас