+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 сентябрь 2020, 12:16

Кайбер гаиләләрнең милек салымыннан азат ителүе ихтимал

Кайбер гаиләләрне милек салымыннан азат итәргә мөмкиннәр. Бу хакта Гомумдәүләт ата-аналар комитеты җитәкчесе Ирина Волынец хәбәр иткән.

Кайбер гаиләләрне милек салымыннан азат итәргә мөмкиннәр. Бу хакта Гомумдәүләт ата-аналар комитеты җитәкчесе Ирина Волынец хәбәр иткән.

Сүз, әлбәттә, күпбалалы гаиләләр хакында бара. Ирина Волынец әйтүенчә, әлеге чара илебездә күпбалалы гаиләләр санын арттыруга булышлык итәр иде.
Волынецның тәкъдиме Хөкүмәт тикшерүенә җибәрелгән дә инде. Әгәр дә ул кабул ителә калса, өч һәм аннан күбрәк бала үстерүче гаиләләр милек салымыннан азат ителәчәк.
Тик бу кагыйдә гаиләдәге төпчек бала 18 яшен тутырганчы гына "эшләячәк".

Фото: realty.rbc.ru
Читайте нас