+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 сентябрь 2020, 12:16

Балалар бакчасына җинаятьчене керткән каравылчыга төрмә яный

Белем көне алдыннан Мәскәү янындагы Воскресенк шәһәрендә балалар бакчасында булган җинаять (50 яшьтән узган ир анда хатынына эш урынында пычак кадаган) хакында язган идек. Бу фаҗига буенча тикшерүчеләр шуны хәбәр итә: балалар бакчасының хәвесезлеген тәэмин итә алмаган каравылчыга төрмә яный.

«Хәвефсезлек мәктәбе» ассоциациясе җитәкчесе Сергей Саминский сүзләре буенча, шушы көннәрдә Нарьян-Мардагы балалар бакчасына үтерүчене кертеп җибәргән ваемсыз каравылчыга карата хөкем карары чыгарылган.
Исегездә булса, 2019 елда җинаятьче, балалар бакчасына үтеп кереп, бер баланың гомерен кыйган иде. Үз вазыйфаларына бармак аша караган каравылчы 2,5 елга гомум режимлы колониягә озатылган.

Пермь шәһәрендә 2018 елда мәктәптә булган фаҗигадә (ике үсмер яшьтәшләренә пычак кадады) гаепле дип табылган каравылчы да 3 елга утыртылган.

Воскресенскидагы балалар бакчасы каравылчысына да шундый җәза булыр дип фаразлый белгеч.

Кызганыч, мәктәпләр, балалар бакчаларының хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләсе безнең илдә әле тиешле югарылыкка куелган дип булмый. Балаларга хәвеф янамасын, дисәк, бу өлкәгә карт-корыны түгел, үз һөнәренең чын осталарын җәлеп итү кирәктер.

Фото: aif.ru
Читайте нас