+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 сентябрь 2020, 09:05

"Төрмәдән чыгуыма өемдә ят кешеләр яши иде..."

Сукбайларның күңелендә ниләр бар?

Сукбайларның күңелендә ниләр бар? Кызык инде бу тормыш... Егылуы бик җиңел, ә яңадан аякка басу һәркемнең дә кулыннан килми. Катлаулы һәм гыйбрәтле язмышлы кешеләрнең янә берсе, Уфада яшәүче 69 яшьлек Фатыйх Сәйфетдинов - Үзбәкстаннан. Фатыйх СССР таркалганнан соң хатыны белән Башкортстанның Туймазы районына күченә. Яшь пар яхшы яшәргә тели. Бу хыяллары тормышка да аша кебек - алар өй төзеп керә. Әмма Фатыйх исерткеч эчемлекләр белән артык мавыгып китә һәм исерек чакта хатынын үтергән өчен төрмәгә эләгә. Ир сөйләгәнчә, гаебен ул шунда ук таныган, шуңа да җиде елга гына утырган. Хатыны белән бергә Фатыйх төзегән йортта аларның уртак кызлары калган, ул вакытка оныгы да була инде ирнең. Төрмәдән чыккач, ул янә яхшы тормышта кызы һәм оныгы белән яшәргә теләгән. Тик ул уйлаганча барып чыкмаган, кызы, йортны сатып, билгесез юнәлештә чыгып киткән. Бүген ирнең өендә башка кешеләр яши. Ул шулай урамда калган. Шул рәвешле ул Уфага килә: вокзалда яши, тамак туйдыру юлларын эзли. Ләкин мондый тормыш аңа ошамый. Ул кешечә яшәргә хыялла, шуңа чиркәү приютына килгән дә инде. Биредә ул инде берничә ел яши, еш кына кызын һәм туганнарын искә төшерә. Фатыйх документларын югалткан һәм Үзбәкстанга кире китә алмый. Бәлки, аны анда көтүче дә юктыр инде... Фото: ufa1.ru
Читайте нас