2016 елдан Калтасы районы урындагы башлангычларга нигезләнгән иҗтимагый инфраструктураны үстерү проектларының республика конкурсында катнаша.
Дүрт ел эчендә барлыгы 27 миллион сумнан артык акча җәлеп ителгән. Бу республика һәм урындагы бюджетлар, халык һәм иганәчеләр акчалары бергә алынган. Юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, зиратларны киртәләү, обелисклар төзү, авыл клубларын һәм мәктәпләрен ремонтлау буенча 30 проект гамәлгә ашырылды.
2020 елда авыл биләмәләренең 4 проекты конкурс нигезендә сайлап алынды. Аларның берсен гамәлгә ашыруга керешкәннәр инде. Бу - Урта Качмаш авылындагы 600 метр озынлыктагы урамны ремонтлау.
“Безнең авыл чагыштырмача зур түгел, анда бер урам. 15 торак йортта барлыгы 22 кеше яши. Мөгаен, шуңа күрә бер гаилә кебек яшибез. Кайгысын да, шатлыгын да бергә уртаклашабыз. Авыл проблемаларын да бергәләп хәл итәбез. 2016 елда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга обелиск төзелде. Быел безнең урам ремонтлануга сөенәбез. Бу игелекле эштә ярдәм итүчеләргә рәхмәтлебез. Үзәктән читтә яшәүчеләргә көнүзәк проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә торган республика программасы булуы өчен рәхмәт”, - ди авыл старостасы Геннадий Байбатыров.
2020 елда проект кысаларында шулай ук Күгәрчен авылында урамны ремонтлау, Иске Калтасы авылында обелискны төзекләндерү, Яңа Яшь авылында балалар мәйданчыгы урнаштыру планлаштырыла.
Фото: Калтасы районы хакимияте.