Республика башкаласы елдан-ел заманча төс ала, аның бизәлешенә модернистик сәнгать үрнәкләре аерым бер ямь өсти.
Башкортстаныбызның башкаласы елдан-ел яңара, яңа урамнар, парклар, ял итү урыннары барлыкка килә. Агыйдел белән янәшә Яр буе урамы үзе генә дә ни тора! Монда рәхәтләнеп ял итеп тә була, тамак ялгап алырга да мөмкин, балаларның һәм үзебезнең физик активлыгыбызны көчәйтү өчен велосипед яисә чаңгы кебек спорт җиһазларын да артык кыйммәт булмаган бәягә арендалау мөмкинлеге бар. Аның тиз арада Казанның мәшһүр Бауман урамына көндәш булачагына иманым камил.
Ләкин миллион ярымга якын кеше яшәүче шәһәргә илнең төрле төбәкләреннән туристлар җәлеп итү өчен төзек һәм чиста урамнар, ял урыннары, парклар һәм скверлар гына булдыру җитми, әлбәттә. Уфаның үзенә генә хас булган, беркемне дә кабатламаган, традицион сәнгать калыпларына сыймаган объектлары да булу кирәк. Һәм алар бар гына түгел, шәһәргә кергәндә үк кунакларны каршы ала.
Сүз данлыклы “Өч шөреп” композициясе турында барганлыгын аңлагансыздыр инде, дуслар. Бу сүзләрнең мәгънәсен бары тик Башкортстанда һәм аның башкаласында яшәүчеләр генә барлык тулылыгы белән аңлый. Дөрес булса, башкалабызга бу кушаматны Мостай Кәрим исемендәге Уфа аэропортына төшкән очучылар кушкан, диләр. Чөнки аэропорт бинасының түбәсенә зур хәрефләр белән урыс һәм башкорт телләрендә “УФА – ӨФӨ” дип язып куелган булган. “ӨФӨ” сүзен очучылар шөрепләргә охшаткан һәм “өч шөреп” гыйбарәсе киң кулланылышка кереп киткән. Моны заманча фикерләүче дизайнерлар тотып алып, аэропорт юлыннан Уфага кергәндә үк “Өч шөреп” композициясен төзеп куйдылар. Икенче шундый ук объект Зәки Вәлиди исемендәге Республика милли китапханәсе алдындагы скверда урнашкан. Башкалабыз кунаклары аның фонында фотога төшәргә ярата.
Әйткәндәй, әлеге сквер арт-объектларга аеруча бай. Зәки Вәлиди һәм Пушкин урамнары аралыгын “ArtTerria” заманча скульптуралар галереясе биләп алган. Ул бик үзенчәлекле. Беренчедән, галерея ачык һава астында урнашкан; икенчедән, андагы скульптураларның нәрсә аңлатуын гади акыл белән генә төшенеп булмый.
Әлеге сыннар Уфада 2016 елда узган сәнгать симпозиумында катнашучылар тарафыннан иҗат ителгән. Гадәти булмаган скульптураларның авторлары – Грузия, Франция, Болгария, Япония, Көньяк Кореядән килгән сынлы сәнгать осталары. Аларның һәркайсы башкалабызга үз халкы мәдәниятенең бер өлешен бүләк итеп китте.
Уфадагы заманча шәһәр скульптурасы аллеясен Хитоши Танаканың “Мисакиның киләчәге”, Фәхретдин Рзаевның “Евразия”, Таһир Собханкуловның “Ана һәм бала”, Камень Таневның “Аполлон”, Валерьян Джикиянең “Анаклия”, Николай Карлыхановның “Европаны урлау”, Джон Гогаберишвилиның “Галактика”, Фирдант Нуриәхмәтовның “Ак елга”, Владимир Лобановның “Вакыт үлчәве”, Со Донг Чойның “Инфинити дип аталган сынлы сәнгать үрнәкләре бизи.
Соңгы елларда Уфада тагын бер бик кызыклы арт-сәнгать төре барлыкка килде. Бу – граффити ысулы белән күпкатлы шәһәр йортлары диварларына ил тарихында зур урын тоткан шәхесләрнең портретларын төшерү. Турысын әйтик, совет чоры ахырында төзелгән тугыз һәм унике катлы панель йортлар бер-берсеннән артык аерылып тормый. “Язмыш ирониясе” кинофильмы герое Женя Лукашин кебек, алар арасында адашу да бик җиңел. Әлеге граффитилар исә, бер яклап, шәһәрнең тышкы йөзен күркәмләндерсә, икенче яклап, яшь буынны тәрбияләү вазыйфасын да үтиләр. Хә-зерге вакытта Уфада 35тән артык график арт-объект урын алган.
Уфадагы иң күләмле граффитиларның берсе – унбер катлы йорт диварында Павел Дорофеев ясаган “Ана белән бала” рәсеме. Арт-объект үткән белән бүгенге һәм киләчәк бәйләнешен, Кеше-нең Табигать белән берлеген символлаштыра.
Уфаның Сипайлово бистәсе мондый граффитиларга аеруча бай. Мәсәлән, бистәгә кергәндә үк Жуков урамындагы йорт диварыннан сезне “Җиңү маршалы” Георгий Жуковның портреты сәламли. Арт-объектның мәйданы 380 квадрат метр тәшкил итә һәм аны танылган Уфа рәссамы-граффитчысы Олег Кайбышев эшләгән.
Шуннан чак кына ары, кунакларны исеме урам атамасында мәңгеләштерелгән данлыклы снайпер Наталья Ковшова портреты каршы ала. Ә Гагарин урамын кемнең рәсеме бизәгәнен сүзсез дә аңлагансыздыр инде. Әлбәттә, бу – Җиһан киңлекләре беренче булып үз кочагына алган данлыклы космонавт Юрий Гагарин!
Күптән түгел “Уфанет” акционерлар җәмгыяте яшь дизайнерлар һәм граффитичылар, урам рәссамнары арасында “Иҗат шәһәре” дип аталган конкурс оештырды. Анда рәсми сәнгать кысаларына сыймаган яшьләргә үз талантларын күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Нәтиҗәдә, Уфаның күпкатлы йорт диварларында урнашкан тагын ике арт-объект барлыкка килде. Болар – “Биюче” һәм “1812 елгы Ватан сугышында катнашучылар” композицияләре.
– Яшьләргә граффити белән вандаллыкның бер үк нәрсә түгеллеген аңлатасыбыз килә. Сыйфатлы стрит-арт шәһәрне күркәмли, Уфа-ның тарихын һәм мәдәниятен саклап калу өчен хезмәт итә, – ди яшь иҗатчылар.
Соңгы елларда башкалада яңадан-яңа фонтаннар ачыла. Уфаның “Кунак йорты” каршындагы “Җиде кыз” һәм Шәһәр мәдәният сарае янындагы “Торналар” фонтаннары шәһәрдә яшәүчеләрнең яраткан ял урынына әверелде. Алар гади су чыганагы гына түгел, ә заманча мәдәни-музыкаль инсталляция үрнәге дә. Шул ук вакытта, фонтаннар белән танышканда, бер үк вакытта, туган як тарихын, мәдәниятен дә өйрәнергә мөмкин.
Мәсәлән, җиде кызны гәүдәләндергән фонтан нигезендә башкорт халкының легендасы ята. Борын заманда башкортларда бер-берсенә су тамчылары кебек охшаган, бик чибәр һәм азат рухлы җиде кыз яшәгән. Иптәшләре арасында алар уңганлыклары, җитезлекләре, җыр-биюгә осталыклары белән аерылып торган. Берчак алар яшәгән төбәккә илбасарлар һөҗүм итә. Алар, ирләрне кырып бетереп, кызларны зинданга ябып куя. Кача алмасыннар өчен кызларның аяк табаннарын суерып, анда ат ялы тыгып калдыралар.
Ләкин кызлар, авыртуны җиңеп, дала-тауларга чыгып кача. Ярсу атларда җилеп, дошманнар аларны куып җитә. Кызлар хурлыклы тормыштан үлемне яхшырак күрә һәм текә кыядан түбән сикерәләр. Шулчак Күкләр аларны үзләренә күтәреп ала һәм кызлар Җидегән йолдыз булып балкый башлый. Менә шушы гыйбрәтле дә, фаҗигале дә тарихны гәүдәләндерә “Җиде кыз” фонтаны. Аның авторы – Башкортстанның атказанган рәссамы, талантлы скульптор Хәниф Хәбибрахманов.
...Зур шәһәрләрдә вакыт үткәне сизелми дә. Кеше каядыр ашкына, дистәләрчә чакрымнар үтә, тик барыбер беркая да өлгерә алмый. Шундый шау-шулы шәһәрләр арасында Уфа үзенең талгын яшәү рәвеше, тынычлыгы һәм тарихи-мәдәни урыннарга байлыгы белән аерылып тора. Әйдәгез, беразга гына көндәлек мәшәкатьләребездән аерылып торып, шәһәр парклары, скверлары, ял мәйданнары буенча йөреп кайтыйк. Ышаныгыз, сез үзегез өчен бик күп яңалык ачачаксыз, яңа, заманча сәнгать үрнәкләре белән танышачаксыз! Гүзәл Уфабызны яратыйк, саклыйк һәм тагын да матуррак итәргә тырышыйк!