+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 сентябрь 2020, 11:35

Хосписны бергәләп төзибез!

Уфа хосписы хәйрия акциясен башлап җибәрә һәм республика халкына һәм бизнесменнарына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Уфа хосписы хәйрия акциясен башлап җибәрә һәм республика халкына һәм бизнесменнарына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

2021 елда төбәктә беренче хоспис ачу планлаштырыла. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Башкортстанда 23 меңнән артык өлкән һәм 680 бала паллиатив ярдәмгә мохтаҗ. Бу онкологик диагнозлар белән генә түгел, ә генетика, неврология, имгәнүләр һәм гериатрия авырулары белән дә бәйле пациентлар.

«Уфа хосписы» коммерциягә карамаган автоном оешмасының башкаручы директоры Радмила Сурначева белдерүенчә, кешеләр өчен катлаулы вакытта таяныч булачак ышанычлы ныгытма төзелә. "Һәр бала, һәр өлкән кеше авыртудан, куркудан, ялгызлыктан башка лаеклы тормышка хокуклы. Без беренче стационар бинабызны төзибез һәм сезнең ярдәмнән башка булдыра алмыйбыз. Без берәр кирпеч салып, бу бинаны бергәләп күтәрәчәкбез", - ди ул.

Бер "виртуаль" кирпечнең шартлы бәясе - 16 сум. Балалар бүлеген төзү өчен 602 174 данә кирпеч кирәк, бу 9,6 миллион сумнан артык.

16 сум - 1 кирпеч;
160 сум - 10 кирпеч;
320 сум - 20 кирпеч;
1600 сум - 100 кирпеч;

Виртуаль кирпечне ничек сатып алырга?

1. Уфа хосписы сайтында теләсә кайсы банк картасыннан иганә җибәрергә:

[url=https://ufahospice.ru/programs/build-the-hospice/]

2. Реквизитлар буенча иганә итү:

АНМО "Уфа хосписы"
ИНН / КПП 0274950766/027401001
ОГРН: 1190280068494
БИК: 048073601
р/с: 407038109060002955
Банк: СБЕРБАНКның №8598 Башкортстан бүлекчәсе
к/с: 30101810300000000601

"Стационар холлында без рәхмәт стенасын төзергә планлаштырабыз, анда 100 һәм аннан да күбрәк кирпеч сатып алган кешеләрнең исемнәре язылачак, - дип сөйли "Уфа хосписы"ның партнерлар белән эшләү буенча координаторы Ирина Лобаева. - Хоспислар Русиянең күпчелек төбәкләрендә иганә акчаларына төзелә, бу - безнең чит ил коллегаларыбыз тәҗрибәсе. Без Башкортстанда яшәүчеләр – зур йөрәкле кешеләр һәм проект хупланыр, вакытында гамәлгә ашырылыр дип ышанабыз".

Киңүләм мәгълүмат чаралары өчен бәйләнешләр:
Светлана Нигъмәтуллина - 8-917-38-80-007.


Читайте нас