7 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Төзелеш сәгате” форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә уздырды. Анда, аерым алганда, авария хәлендәге торак проблемасын хәл итү турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә республика Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарә җитәкчесе Елена Прочаковская төзелеш комплексы мәсьәләләре турында сөйләде. Алар арасында - Уфада Шота Руставели урамында күпфатирлы 34 катлы йорт төзелеше. Күрше йортларда яшәүчеләр яңа объект башка биналар, шул исәптән якында урнашкан 15нче балалар бакчасы өчен дә куркыныч тудыра, дип саный.
Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Бәшировка бу хәлне игътибар белән өйрәнергә кушты.
Аннары "Төзелеш сәгате"ндә катнашучылар гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү проблемасын карады. Бу мәсьәлә 2017 елның 1 гыйнварыннан соң авария хәлендә дип табылган һәм финанслау буенча федераль программага кермәгән йортлар (барлыгы 195 мең квадрат метр торак) буенча аеруча кискен тора.
Башкортстан Башлыгы ике атна дәвамында бу мәсьәләне кызыксынган якларны чакырып эшләргә һәм тәкъдимнәр кертергә кушты.
Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ халыкны социаль торак белән тәэмин итү буенча тәкъдимнәрен белдерде.